Олимпия чемпионы бездә
Арча Боз сараенда Олимпия чемпионы, Дөнья, Европа һәм СССРның фехтование буенча ярышларында күп тапкырлар чемпион булган Наилә Гыйләҗева белән очрашу булды
Очрашуда хоккей, футбол, йөзү белән шөгыльләнгән балалар тренерлары белән катнашты.
Бар да зур кызыксыну белән Олимпия чемпионы Наилә апаларын тыңладылар. Хәтта: “Сезгә ничә яшь?” – дип тә сорадылар. Олимпия чемпионы елмаеп: “71 яшьтә”, – дип җавап бирде. 1953 елда Казанда туып-үскән. “Балаларыгыз бармы?“ – дип тә сорадылар. Бар, оныкларым да бар, диде чемпион апалары.
Сүзне Наилә Гыйләҗева ничек спортка килүе турында башлады. Башта балаларны мактап алды. “Сез спорт белән шөгыльләнәсез, молодцы!” – дип. Аннан үзенең балачагына кайтты. “Мәктәптә спортның берәр төре белән шөгыльләнергә куштылар безгә, – дип сөйләде. – Шуннан без янәшәдәге Укучылар сараена киттек. Ә анда бер фехтование түгәрәгенә генә язылу калган. Миңа ул вакытта 12 яшь. Ә мин фехтованиенең нәрсә икәнен дә белмим. Тренерлар безне гәүдә төзелеше, хәрәкәтләр буенча сайлап алды. Мин үттем. Шулай итеп, фехтование белән шөгыльләнә башладым. Мәктәптә баскетбол буенча ярышларда катнаша идем. Күпләр коелып калды. Яраттым мин спортның сөңге, рапира, шпага белән көрәшен. Көн саен шөгыльләндек. Зур тырышлык куйдым. Алдыңа максат куеп тырышырга кирәк. Спорт ул башны эшләтә, яхшы укырга ярдәм итә. Җиңеләсез икән, ә спорт аннан башка булмый, бервакытта да күз яшегезне көндәшегезгә күрсәтмәгез. Елмаеп җиңелегез! Һәм икенче көрәштә җиңәргә тырышыгыз!”.
Наилә Гыйләҗеваның беренче тренеры Александр Кислюнин була. Ул Мәскәүгә эшкә китә. Мастерлыкка нормативлар үтәгәч, тренеры Мәскәүгә чакыра. Ул вакытта инде тренеры Мәскәүдә эшләгән була. Әмма Наилә баш тарта. Казанда кала. Икенче тренеры – Владимир Житлов. “Мин тренерым Владимир Васильевичка бик рәхмәтле, - дип сөйләде ул. – Таләпчән, көчле тренер. Олимпия җиңүенә зур юл үтәргә кирәк. Гади юл түгел ул. Килдегез дә, шөгыльләндегез дә һәм җиңдегез – алай ансат кына түгел. Спортта мин күп җиңелдем. Теләсә кайсы спорт төрендә техника, тактиканы аңлау күп еллар дәверендә килә. Спортка 12 яшьтә килеп, 21 яшьтә СССРның җыелма команда составына кердем. Аңа җиңел генә кереп булмый. Без өч кыз – мин, Валя Никонова һәм Ольга Князева – бер шәһәрдән өч спортчы СССРның җыелма командасы составына кердек - бу бик сирәк күренеш. Союздаш республикалар күп бит! Көндәшләр күп. Безгә һәм безнең тренерга ышандылар. Һәм тагын командада Мәскәүдән Валя Сидорова һәм Олимпия чемпионы, Дөнья чемпионы Лена Белова бар иде. Без 1974 елда Франциягә дөнья чемпионатына Гренобльгә бардык. Минем башта бер генә уй: ничек тә тренерга кыенлык китермәскә. Тренер бит миңа ышана, ул безнең өчен күпме көч куйган кеше. Иртәгә ярыш буласы төнне йок-лый да алмадым: ничек чыгыш ясарбыз, тренерның йөзенә кызыллык китермәбезме? Җиңү өчен монысы да ярдәм иткәндер. Мин финалга үттем. Лена Белова да, Оля Князева да финалга үтте. Венгриянең өч кызы һәм безнең арада көчле ярыш башланды. Без беренче тапкыр Дөнья чемпионатында җиңдек. Тренерым Житловка бик рәхмәтле. Күп нәрсә тренердан тора”.
Олимпия чемпионы медаль-ләрен кулына алып санап китте. 1976 елда Олимпия чемпионы, 1980 елда Олимпия уеннарында көмеш призчы, 1974, 1975, 1977-1979, 1981 елларда команда беренчелегендә дөнья чемпионы. 1982 елда шәхси зачетта Дөнья чемпионы. 1973-1984 елларда СССР җыелма командасында Европа кубогын биш тапкыр яулый. 12 тапкыр СССР чемпионы була. Хезмәт Кызыл байрагы ордены, “За трудовую доблесть” медале белән бүләкләнә.
Ахырдан очрашуда катнашкан балалар Наилә апаларын сырып алдылар, медальләрен кулларына алып сокланып, шаккатып, кат-кат карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев