erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өлкәннәрне алып килү өчен автобус билгеләнгән

Референдум бара.

Бүген Арчада һәм Яңа Кенәрдә референдум бара. Үзара салымга акча кертү буенча халык фикерен белү өчен оештырыла ул. 

6нчы мәктәптә иртән кеше юк иде әле. Берән-сәрән генә килеп китәләр. Уннар тирәсенә күбәя башладылар. Банк урамыннан бер төркем өлкәннәрне автобус белән алып килделәр.

-Волонтерлар без. Шушы сайлау участогына кергән урамнардан өлкәннәрне сайлау участогына алып килеп, кире кайтарып та куябыз, - дип аңлаттылар безгә.

Аларның барысы да  Банк урамыннан булып чыкты. Өлкәннәр бик теләп фикерләре белән дә уртаклашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Референдум Арчада 15 урында һәм Яңа Кенәрдә үтә, - дип аңлатты район сайлау комиссиясе җитәкчесе Булат Илдарович. - Бүген килергә мөмкинлекләре булмаганнар өчен алдан сайлау да оештырылды. Мин бүген һәр участокта булып чыктым. Референдум тыныч үтә. Саклану чаралары да күрелә.

Чыннан да, ишектән керүгә температура үлчиләр, антисептик, битлек, пирчәткә тәкъдим итәләр. кешеләр арасында дистанция саклау да игътибар үзәгендә. Идәнне өзлексез сөртеп, бүлмәне даими җилләтеп торалар, ишек тоткаларына дезинфекция чарасы белән эшкәртелгән марля уралган. Бер яктан керсәләр, чыгу өчен икенче ишекне ачканнар.

Референдум кичке 8гә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X