erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Олы тормышка – кызыл диплом белән!

Кабул ителгән традиция буенча Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә 1 июль – дипломнар тапшыру көне.

Быел да шулай булды.  Мәдәният йортына укуны тәмамлаган студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар, кунаклар җыйналды.

– Бүген көллияттә шатлыклы да, моңсу да көн, – диде үзенең чыгышында директор Зөлфәт Дәүләтбаев. – Менә  шул арада дүрт ел вакыт үтеп тә киткән. Файдага үткән еллар бу, сезнең һәркайсыгыз шушы вакыт эчендә төрле һөнәрләр үзләштерде, сез олы тормыш юлына аяк басасыз, әлеге һөнәрләр үзегезгә дә, илебезгә дә файда китерсен!

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин көллиятнең авыл хуҗалыгы өчен яхшы кадрлар әзерләвен билгеләп үтте. Укыган вакытта ук алар хуҗалыкларда практика үтәләр, аларны авылларда калдыру максатында төрле программалар бар.

Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков үзе дә шушы көллияттә эшләгән кеше. Ул да укуны тәмамлаучыларга теләкләрен җиткерде.

Көллиятне быел 100 укучы тәмамлады, 70е – Үрнәктәге төп базада, калганнары – филиалларда. Әнә шул 70 укучының 12се кызыл дипломнар алды! Рәдис Газизов – авыл хуҗалыгын механикалаштыру төркемен тәмамлаган, Гөлшат Гыйльманова, Алия Камалова, Диләрә Мөгыйнова, Айзилә Рәхимова, Зөлфия Сәмигуллина, Илүсә Шаһисламова –  җәмәгать туклануы технологиясе, Зөлфәт Мөбарәкшин – автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм төзәтү, Эльмира Галимова, Рәсилә Герасимова, Айсылу Фәсхетдинова, Алия Фәсхетдинова – тармаклар буенча коммерция төркеменнән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төркем  җитәкчеләре дә үз укучылары турында күзләрдән яшьләр чыгарлык итеп сөйләделәр. Укуда да, җәмәгать эшләрендә дә, төрле бәйгеләрдә дә көллият дәрәҗәсен югары күтәргән алар. Диләрә Мөгыйнова Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара конкурста  җиңүче булган. Гөлшат Гыйльманова һөнәрләр буенча төбәк чемпионатында икенче урынны яулаган. Айзилә Рәхимова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендиясе иясе.  Болар бит укытучыларның, укучыларның, ата-аналарның тырышлыгы нәтиҗәсе!

Бу көнне 12 әти-әнигә  шундый балалар тәрбияләгән һәм көллият тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Көллиятне тәмамлаган укучыларның күбесен эш урыннары көтеп тора инде, чөнки алар анда практика узган, эш бирүчеләр кемнең кем икәнлеген алдан өйрәнә, Арча көллиятендә укыганнарга ышаныч зур.

– Быел 160 укучы кабул итәчәкбез, – диде директор Зөлфәт Дәүләтбаев. – Бездә шартлар елдан-ел яхшыра, һөнәр алырга теләүчеләргә ишекләребез ачык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X