«Өмет чыганагы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады
1 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Өмет чыганагы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кунакта булдылар.
Музыка бүлеге укытучылары Алеева М.Т., Фәхретдинова А.Л., Баһаветдинова А.С., Фатыйхова А.М., Минһаҗева Л.М., Рәхмәтуллина Э.Ф., Гайнуллин Б.М., Ганиева А.И. укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Алар төрле уен коралларында уйнадылар (скрипка, фортепиано, синтезатор, думра, баян), җырлар бүләк иттеләр. Укытучылар уен кораллары, аларның кайсы илдә барлыкка килүләре турында мәгълүмат бирде. Балалар зур кызыксыну белән әзерләгән программаны карадылар. Алар уңай эмоцияләр, яхшы кәеф һәм энергия алдылар дип ышанып калабыз.
#аrskaidetskaia
#арсккультура
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев