erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өметсезләнү, курку, авырту хисе килеп чыкканда, киңәш сорарга кеше булмаганда - ышаныч телефонын җый

Үзеннең ялгыз түгел икәненне тоеп, карар кабул итергэ жинелерэк була.

Ышаныч телефоны: 8-800-2000-122. Өметсезләнү, курку, авырту хисе килеп чыкканда, киңәш сорарга кеше булмаган чакта, 2010 елдан башлап бөтен Россия территориясендә эшләүче «Балалар ышаныч телефоны» белгечләре ярдәмгә килә ала.

Ышаныч телефоны буенча консультация берничә мөһим база принциплары буенча төзелә:

1. Абонентның һәм консультантның аноним булуы: бер кеше дә үзен атарга тиеш түгел, абонент теләсә нинди исем белән аталырга яки бөтенләй хәбәр итмәскә мөмкин, абонентның телефон номеры теркәлми — болар барысы да абонент өчен дә, консультант өчен дә куркынычсызлыкны арттыра

2.Конфиденциальлек: әңгәмәнең эчтәлеге язылмый һәм өченче якка тапшырыла алмый

3.Толерантлык: абонент әйткән карашлар гаепләнми һәм тәнкыйтьләнми; бу сөйләшү һәм проблема белән нәтиҗәле эшләү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

4.Сөйләшү белән идарә итү: абонент теләсә кайсы вакытта сөйләшүне өзә ала.

"Ышаныч телефоны" - ул  проблеманы хәл итүнең башы. Мөрәҗәгать иткәннән соң, сез  артык борчусыз чыгу юлын эзли башлый аласыз. Мөрәҗәгатьнең сәбәбен барыбер юкка чыгарырга туры киләчәк. Әмма узеннең ялгыз түгел икәненне тоеп, карар кабул итергэ жинелерэк була.

Резеда Нуриева,

"Мәрхәмәтлек үзәге" психологы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X