erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?

Үз-үземнән интервью алырга булдым әле. Алай эшләргә ярыймы, диярсез

Ник ярамасын. Әгәр чынлап торып карасаң, һәркемдә ике мин яши бит. Хәтерлисезме, Такташ иҗатында да чагылыш тапкан иде ул. Димәк, бер миннең икенчесе белән әңгәмә коруына нигә гаҗәпләнергә?

Тел, милләт, милли үзаң кебек төшенчәләргә битараф, бу проблемаларны кырык беренче хәсрәт, дип кабул итүчеләргә әлеге язманы укып вакыт үткәрмәскә киңәш итәм.  Ахырдан, йөри шунда кычытмаган җирен кашып, тел кайгысымы монда, баланы ашатасы-эчертәсе, киендерәсе, кеше итәсе бар,ник шунда марсиан телендә сөйләшми, күп акча ала торган җирдә эшләрлек итеп укысын гына, диючеләргә шушы урында туктарга була. Язманы укырга теләүчеләр калдымы әле? Әйдәгез дәвам итик.   

- Беләсеңме, Исрафил, бүген без туган телебез язмышы, киләчәге турында зур трибуналардан саллы чыгышлар тыңлыйбыз. Ә шул ук вакытта гади татар авылында, татар гаиләсендә тәрбияләнгән, татар мәктәбендә укыган балаларның үзара русча сөйләшүен күрәбез. Моны ничек аңлатырга?

- Әйе, бүгенгә кадәр татар авылы телебез, милли йолалар, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезнең нигезе булды. Әдәбият, сәнгать әһелләребезнең күпчелеге гади татар авылында туып-үскән, шунда туган телебездә белем алган шәхесләр иде. Һәм бу рухи чишмә мәңге саекмас, халкыбызга шулай алга таба да гел яшәү өчен көч биреп торыр дип уйладык. Шәһәрләрдә телебез тәмам кысылган чорларда да татар авылы моңа әллә ни исе китми үзенең миллилеген югалтмый, бәгырь түреннән халкыбыз өчен даһиларны тудыра торды. Шәһәргә күчеп киткән татар балалары күп очракта берничә буында туган телен онытса да, бу югалтуларны авыл тулыландыра барды.

- Бүген дә шулай, нәрсә үзгәрде соң?

- Бик күп әйбер. Беренчедән авылның потенциалы нык кимеде. Бу объектив күренеш. Хәзер авыл хуҗалыгына эллеккеге еллардагы кебек күп кул көче кирәкми. 2000 еллар башыннан урбанизация процессы тизләнеш алды. Мәсәлән, элек язгы чәчүне башкарып чыгу өчен колхозда кырда эшләүчеләр дистәләгән иде. Ә хәзер шул ук эшне берничә кеше башкара. Бу хәл терлекчелек тармагына да карый. Нәтиҗәдә авылларда кеше саны табигый рәвештә кими. Димәк, милли мохитне тулыландырып торучылар да. Әгәр без телебезне, милләтебезне саклап калуда бары тик авыл потенциалына гына таянсак, бик тиздән ярык тагарак янында калачакбыз.

- Нәрсә эшләргә соң?

- Тарихны кире борып булмый. Прогресс тәгәрмәченә таяк тыгудан мәгънә юк. Безгә шушы фактны исәпкә алып, милли мохитне, мәдәният, әдәбият, рухи үзәкне шәһәрләштерергә кирәк, дип саныйм. Бүген татар үз башкаласында үзен татар мохитендә кайда хис итә? Татар театрларында, татар концертларында...Тагын кая? Мәчет, мәдрәсәләрдә. Язучылар берлегендә. Әмма анда бөтен кеше йөрми. Татар мәгълүмат чаралары үзәкләрендә, ләкин бөтен кеше дә журналист түгел. Бөтен Казанына бердәнбер булып калган татар гимназиясе һәм университетның татар филологиясе факультетларында. Әгәр хәлне тиз арада тамырдан үзгәртмәсәк, аларның кирәге дә шуның кадәр генә калачак.

- Шәһәрдә татар мохите булдыру нәрсәдән башланырга тиеш?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Милли мәгариф системасы булдырудан. Бу өлкәдә иң зур югалтуыбыз – бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны рус телендә генә калдыру булды, минемчә. Хәзер бу проблеманы бөтен ил күләмендә, башка халыклар белән бергә күтәргән очракта гына хәл итеп булачак. Үзебезне генә ишетергә теләүче табылмас инде, мөгаен. Рус телендә генә бирелгән имтиханнан куркып күп әти-әниләр балаларын шул телдә укытуга авышты. Бу күренеш авылларга да үтеп керде хәтта. Аларны гаепләп тә булмый. Урта мәктәпне бетергәндә үк татар теле перспективасын күрмәгән бала, киләчәктә югары белемне дә фәкать рус телендә генә ала бездә. Ничә еллар буе милли университетыбызны булдыру хыялы белән янып та, моңа ирешә алмадык. Бу да телебезне саклап калуга зур киртә булып тора. Туган телебездә югары белем алу мөмкинлеге булдырмый торып татар теленең дәрәҗәсен күтәрү буш сүз генә булып калачак, минемчә. Гомумән, татар телендә белем алуга кызыксындыру өчен гади мәктәп дәрәҗәсе генә җитми инде. Моны аңладык, ниһаять. Минтимер Шәрипович үз абруен җигеп бу мәсьәләне хәл итәргә алынды. Бу юнәлештә боз кузгалды кебек.

- Татар авылында да балалар рус телендә аралаша башлавын ничек аңларга, дигән сорауга җавап ишетмәдем әле мин. Ә иң мөһиме, бу хәлдән чыгу юлы бармы соң?

- Тормышыбызны чолгап алган мәгүлумат кыры (ТВ, интернет) балаларны үзлегеннән рус телен үзләштерергә этәрә хәзер. Берәүгә дә сер түгел, 2-3 яшьлек сабый кулында да заманча гаджетлар бит. Ә анда күпчелек мәгълумат рус телендә. Мин шундый гаиләләрне беләм: әби-бабай, әти-әни татарча сөйләшә, оныклары исә үзара никтер рус телендә аралаша. Әлеге балалар татар телен белә, өлкәннәр белән дә туган телдә сөйләшә әле. Ә менә аларның балалары татар теленнән бөтенләй ваз кичмәс дип кем әйтә ала. Бу хәлдән котылу юлы бер генә, минемчә. Заманча технологияләрдән йөз чөермичә, мәгълумат кырын татар телендәге контент белән баету. “Шаян ТВ” проекты шул юнәлештәге беренче адымыбыз булды. “ТАТМЕДИА” соңгы вакытта күтәреп чыккан балалар һәм яшүсмерләргә юнәлдерелгән яңа заманча мәйданчыклар да күңелдә өмет уята.

Яшьләр өчен эстрадабызда “Үзгәреш җиле” барлыкка килде. Татарлыкны чигелгән кәләпүш-читектән генә күз алдына китергәннәр әй рәхәтләнде инде аны тәнкыйтьләп. Җәмәгать, телебезне яшьләргә тапшырыйк дисәк, алар даирәсенә, мохитенә үтеп керергә кирәк. Яшьләргә үзләрен кызыксындырган темаларга, музыкада, сәнгать жанрларында татар телендә аралашырга мөмкинлек тудырыйк. Юкса, ул мөмкинлекне башкалар үз кулына алачак.

- Кайчак бигрәк килешсез, килбәтсез музыка, җырлар яңгыраталар бит. Кирәкме ул безнең халыкка?

 - Сиңа ничә яшь? Ник син яшьләр яратып тыңлый торган заманча сәнгать әсәрләренә үз каланчаңнан бәя бирәсең, ә? Исеңә төшер әле, алар яшендә үзең нинди җырлар тыңлый идең, авыл клубында нинди көйгә сикер-сикерә бии идең? “Уел”, “Карурман”нар идеме алар? Яшьлек – ул канның кайнаган, дәртнең ташыган чагы. Шуңа күрә аның көйләре, җырлары да башка. Шуны бел: әгәр татар телендә булмаса, безнең кебек, чит телдәгесен тыңлаячак алар.

- Сине тыңлагач никтер, алда бик яктылык күренми кебек бит әле, туган. Шулай акрынлап телсез калырбызмы?

Мин алай димәдем бит. Кайберәүләрнең тел өчен көрәшергә кирәк дигәненә, тел өчен сөйләшергә кирәк, дип әйтәсе килә. Үзара, балаларың, оныкларың белән. Кайчак милләт, тел проблемасы башка, без башка, дип сөйләшүчеләрне, бездән генә торса иде ул, дип җаваплылыкны бүтәннәргә аударырга маташучыларны аңламыйм мин. Һәр зур әйбер кечкенә кисәкләрдән торган кебек, милләт, халык та миннән, синнән, Мөхәммәт һәм Әминнән торганын онытмаска иде. Күптән түгел Арча район мөхтәсибе Әмир хәзрәт редакциягә бик гыйбрәтле плакатлар бүләк итте. “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?”- дип язылган анда. Бер генә сорау җөмлә, ә үз эченә күпме мәгънә сыйган. Мин аны һәр татар кешесенең өй түренә элеп куяр идем. Башкалардан гаеп эзләгәнче, шушы сорауга җавап биреп кара син. Беренче карашка гына гади сорау кебек ул. Тәүлегенә 24 сәгатьнең күпмесен булса да оныгыңны үз телеңдә сөйләштерә аласыңмы? Балыкның рыба икәнен аңа мең төрле рупор әйтә хәзер, ә менә аның балык икәнен бәлки син генә җиткерә аласыңдыр. Һәрберебез шулай эшләсә генә тел дә, милләт дә бетмәячәк. Әнә, фин татарларыннан үрнәк алыйк. Милли мәгарифе, матбугаты, мохите булмаган килеш гасырлар буе телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне күз карасы кебек саклап килә алар. Ничек? Оныклары белән туган, газиз татар телендә сөйләшкәнгә күрә!              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес сүзләр язылган!

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X