Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Оныклар кунакта

    ​​​​​​​«Мәрхәмәтлек үзәге»нең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Оныклар кунакта» проекты кысаларында  «Гаилә канаты астында» республика фонды вәкиле Мортазина Зилә Азат кызы һәм балалар белән  бергә  өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары - тыл хезмәтчәннәре янына бардылар .

    Реклама

    Очрашу вакытында ветераннарга  кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр, өлкәннәрнең кызыклы тормыш мизгелләре турында сөйләштеләр. Балалар ветераннар белән аралашып аларның медальләре турында да сораштырдылар һәм  әбиләрне тыңладылар.

    Ветераннар шулай ук  проектны оештыручылардан азык-төлек җыелмалары тутырылган пакетлар алдылар һәм үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: