Арск-Информ
  • Рус Тат
  •   Оныклар  татарча  сөйләшерме?

          Әлифбаның  атасы  булган  Сәләй  Вагыйзовның  тууына  112  ел  якынлаша.  Октябрь  ае  өчен  музейның  махсус  планы  төзелде.  Без  аны  Вагыйзов  ае  дип  атыйбыз.

                            

          Игътибарны  нәрсәгә  юнәлтәсе  килә?   “ Әлифба”  музее  бүгенге  көндә  авторлар  Сәләй  Вагыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитовалар  истәлеген  генә  саклап  калмый.  Әлифба  татар  теленең  сагында  торучы  символ  да  ул.  Алты  яшьтә  әлифба  укыган  кеше  алтмышта    да  татар  телен  онытмаячак.  Шуңа   күрә  дә  балаларыбызның  әлифба  укулары  бик  мөһим.

          Бу  максатка  ашыкмыйча,  ләкин  ныклы  адымнар  белән  барабыз.  Мәктәп  балаларын  музей  белән  таныштыруны  дәвам  итәбез.  Арчаның  1  нче  мәктәбе  укучылары белән  эчтәлекле  экскурсияләр  оештырдык.  4б, 7а, 7б, 2а, 11 сыйныф  җитәкчеләре  Раушания Җәләева, Резеда Кашапова, Гөлниса Гарипова, Гөлнара Вафина, Лилия Әхтәтгалиева   “нишләп  без  элегрәк килмәдек  икән  “Әлифба”  музеена,  искиткеч  кызык  мәгълумат  алдык,  бик  күп  яңа  әйберләр  белдек”  дигән  нәтиҗә  ясадылар.  Балаларга  да  бик  ошады,  алар  интерактив  уеннар  да  уйнадылар.

          Республика  газета-журналларына  мәкаләләр  белән  чыгабыз,  Болгар  радиосы  музей  турында  тапшыру  әзерләп  ята,  ТНВ  каналы  сюжетлар  төшереп  китте.  Әлифбаны  пропагандалау  эше  туктап  тормый.

          Бүгенге  көндә  Сәләй  Вәгыйзов  һәм  Рәмзия  Вәлитоваларның  исән  укучылары  бар  әле,  шөкер.  Аларга  70-80 яшь  инде  хәзер.  Очрашулар  үткәрәбез.  Ветераннар  үзләренең  укытучылары  турында  бик  җылы  фикерләр  әйтәләр.  Аларның  ничек  класска  керүләре,  ничек  дәрес  үткәрүләре,  нинди  тәрбия  алып  барулары  турында  мавыктыргыч  итеп  бәян  итәләр.  Кызлар  Рәмзия  апа  кебек  киенергә,  чәчләрен  аның  шикелле  куярга,  егетләр  Сәләй  абыйларына охшарга  тырышалар  иде”  дип  сөйлиләр.  Бүген  “халык  академиклары”  дип  йөрткән  әлифба  авторларының  укучылары  истәлекләрен  яздырып  музей  фондына  кертү  белән  дә  шөгыльләнәбез.  Без  ветеран  укытучылар  Фирая  Батыршина,  Наилә  Миннемуллина,  Венера  Шигабиева, Сәвия  Сафина,  Флера  Сәлимгараева,  Илдус  Сәгъдиев,  Габдерәүф  Нуриевларга  бик  рәхмәтле.  Киләчәк  буыннарга  күбрәк  информация  калдырырга,  гомумиләштерергә  һәм  нәтиҗәләр  ясарга  да  тиешбез.

          Татар  телен  чын  мәгънәсендә  дәүләт  теле  итү  өчен  өметле  адымнар  ясалды  соңгы  вакытта  җәмгыятебездә.  Татар  телен  үстерү  стратегиясе  кабул  итү  күпләрдә  ышаныч  тудырды.  Марат  Әхмәтов  җитәкчелегендә  татар  телен  саклау  комиссиясе булдырылу да хөкүмәтебезнең   асыл  ниятен  күрсәтүче  дәлил.  Ана  сөте  белән  генә  бөтен  булган  кыйммәтләрне  биреп  бетереп  булмый.  Тел  өйрәнүгә  мөмкинлекләр  күбрәк  булган  саен,  аның  белән  кызыксынучылар  да,  шул  телдә  сөйләшүчеләр  дә  күбрәк  булачак. Әлифба  бу  юнәлештә  актив  әшчәнлек  мохите  тудыруда  үзенә  күрә  бер  үзәк  булып  тора.

                                                                                                    Дамир  Таҗиев,

                                                                                                    “Әлифба”  музее  җитәкчесе

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: