erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Онытмыйбыз сине, Габделхәй абый!

Сер түгел, һәркемнең яраткан укытучысы була. Минеке Габделхәй Һадиев иде

 

 

 

Корайван башлангыч мәктәбен тәмамлагач без ике километр ераклыктагы Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә укый башладык.

Мәктәп тә, сыйныфташлар да, укытучылар да – бар да яңа. Габделхәй абый Һадиев дигән укытучы гына таныш безгә. Ул бәйрәмнәрдә Корайванга лекция белән килә. Әти бик ярата иде аны: “Бүген Габделхәйне тыңларга барам!” – дип клубка китәр иде.

Габделхәй абый безне географиядән, физкультурадан укытты. Дөнья картасы янына басып кайсы илнең кайда урнашканын, башкаласын шулкадәр сеңдереп аңлата иде. География минем иң яраткан фәннәрнең берсенә әверелде дә куйды бит! Ул елларда мин хәтта күп ил җитәкчеләренең исем-фамилияләрен дә белә идем. Әле дә төн урталарында уятып сорасалар да картада кайсы илнең кайда урнашканын, башкаласын әйтеп бирә алам.

Ул елларда Югары Курса мәктәбе чаңгычылары район күләмендә дан тота иде. Өйдән үз чаңгыларыбыз белән мәктәпкә киләбез. Мәктәпнең дә һәрберебезгә җитәрлек үз чаңгылары бар. Ботинкалы чаңгылар заманы түгел әле бу, барыбыз да итекләр белән. Иң алдан Габделхәй абый үзе чаба, без аннан калышмаска тырышабыз.

Кесмәс елгасы  туңуга тимераякта шуабыз. Тимераяклар да итеккә бәйләнгән.

Мәктәпнең үз бакча–стадионы бар. Габделхәй абый җитәкчелегендә язын агачларның очларын кыркып чыгабыз, бик матур иде ул бакча.

Габделхәй абый директор урынбасары, аннан директор булды. Әмма ул һаман да шул гади, без яраткан Габделхәй абый булып калды.

Кышкы бураннарда, салкыннарда соңарак калып килгән вакытлар да була. Габделхәй абый безне линейкада үз итеп кенә  шелтәләп ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ник соңга калдыгыз? – ди ул.

– Без ике километрдан киләбез бит! – дибез.

– Ике километр түгел, 1999 метр, – ди директор. Шуның белән шул.

Мәктәпне тәмамлагач та Габделхәй абый белән еш очраша идем. Су буенда мин ауда йөрим, Габделхәй абый балык тотарга ярата. Шунда сөйләшеп тә утыргалыйбыз. Аны тыңлап утыруы рәхәт. Мәктәптә сөйләнмәгән темаларга да керәбез.

1942 елда фронтка киткәндә аңа 19 яшь кенә була әле. Ленинградта пехота училищесында укый, танкка каршы көрәшү батальонында отделение командиры була. Каты яралана, дошманның шартлагыч пулясы бот төбенә эләгеп шартлый. 1943–1944 елларда госпитальдә дәвалана, тазара башлагач, ял бирәләр. Әмма ул өйдә утырмый, мәктәптә военрук булып эшли.

– Әле аксаклап, таяк белән йөрим, – ди ул. – Кич йөргән кыз белән капка төбендә торабыз. Юлдан ике кеше килә. Авыл Советы рәисе белән район вәкиле икән. Вәкил барган юлыннан борылып безнең янга килде. Миңа: “ Кызны калдыр да, моннан ычкын!” – ди. “Бер кая китмим, кызны да калдырмыйм!” – дим. “Алайса иртәгә монда булмассың!” – дип янап китеп барды бу.

Икенче көнне таякка таянып йөргән егеткә повестка тоттыралар. Тагын фронт, тагын яралану. Фронттагы кыюлык-лары өчен “Батырлык өчен” медаленә, башка бүләкләргә лаек була.

1946 елдан Югары Курса мәктәбендә балаларга белем бирә ул. Укыту белән бергә 1963–1967 елларда “Курса” колхозында партия оешмасы секретаре булды. Күп еллар актив пропагандист иде, аның ялкынлы чыгышларын халык көтеп ала иде.

Хатыны Сәлимә апа безне биологиядән укытты. Гадел, үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән укытучы иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X