erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Онытырга хакыбыз юк!

7 млн. совет кешесе һәлак булган

 

Без, Бөек Ватан сугышыннан соң туган балалар, “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады” дигән матур сүзләр астына үстек. Безгә укытучылар, партия лекторлары сугышта 7 млн. совет кешесе һәлак булган, дип сөйләделәр. Еллар үткән саен бу сан арта барды, хәзер 30 млн.га якынлашты, әле бу да соңгы сан түгел, диләр...

Шунысы бигрәк тә үкенечле, инде сугыш беткәнгә 75 ел үтсә дә, миллионлаган ватандашларыбыз һаман да хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның язмышы ачыклануын көтеп күз яшьләре түккән, бәлки әле исәннәрдер дип кайтуларын көткән аналар, тол калган хатыннарының күбесе бүген исән түгел инде. Ятим калган балаларының бик азы гына исән...

Татарстан Республикасының милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориаль мөдире Михаил Черепанов әйтүенчә, Татарстаннан сугышка киткән 200 меңләп якташыбыз хәбәр югалган дип исәпләнә. Әлеге игелекле кешенең, аның ярдәмчеләренең тырышлыгы, фидакарьлеге белән 20 меңләп сугышчының соңгы язмышлары ачыкланган. Алар сугыш кырында госпитальләрдә, әсирлектә һәлак булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Михаил Черепанов Арчага кайтып әнә шул хәбәрсез югалган дип исәпләнгән райондашларыбызның соңгы язмышлары турында язылган документларны якыннарына, туганнарына тапшырып китә. 2 сентябрьдә ул тагын шундый хәбәрләрне алып кайтты.

2 сентябрь – Икенче бөтеньдөнья сугышы тәмамланган көн. Бу көнне Япония җиңелүе турындагы капитуляция актына кул куя. Быел әлеге тарихи вакыйгага 75 ел тулды.

Шушы уңайдан Арча шәһәренең Җиңү паркында район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, хәрби хезмәт ветераннары, укучылар катнашында күңелләрне кузгатырлык чара узды.

Район башлыгы Илшат Нуриев сугышның илебезгә зур югалтулар алып килүен әйтеп үтте, ил азатлыгын саклап, яу кырларында башын салган каһарманнарны онытырга хакыбыз юк, диде. Ул моңарчы хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән райондашлырыбыз – Шурабаш авылыннан Фатыйх Ибраһимов, Ташкичүдән Габделхак Һидиятуллин, Шишур авылыннан Исембай Исаев, Иске Ашыттан Фәйзрахман Камалетдинов, Яңа Ашыттан Камал Камалиев, Түбән Курсадан Ислам Сабирҗанов, Яңа Кенәрдән Кави Самигуллин, Түбән Мәтәскәдән Әхмәтхан Фәсәхиевның якыннарына туганнарына алар турындагы соңгы документларны тапшырды, шундый игелекле эш башкарган өчен Михаил Черепановка рәхмәт әйтте.

  • 19391945 елларда Ерак Көнчыгышта, Сахалинда, Куриль утрауларында, Монголия, Кытай территорияләрендә япон милитаристлары белән сугышларда бер меңләп Татарстан кешеләре һәлак була, - диде Михаил Черепанов. – Кызганыч, аларның күбесенең бүгенге көнгә кадәр һәлак булган урыннары билгеле түгел, 260 лап сугышчы 1945 елның август-сентябрендә хәбәрсез югала. Әмма мин аларның кайберләренең язмышын ачыклый алдым. (12 якташыбызның исемлеген газетабызның киләсе санында бирербез).
  • Райондашларыбызны сугышка хәрби комиссариат җибәргән, аларның язмышын ачыклау – безнең бурыч, диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X