Онытырга хакыбыз юк: 15 февраль - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн
1989 елның 15 феврале совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн. Һәм без аны ел да Сугышчан дан көне буларак зурлап билгеләп үтәбез
Бу – әфган сугышы ветераннары, һәлак булган унбиш мең солдат, офицерларның гаиләләре өчен гомерлеккә хәтерләрендә саклана торган көн.
– Безнең районда 163 әфган сугышы ветераны исәпләнә. Кызганыч, шуларның 61е арабызда юк инде. Өчесе – Арчадан Марат Лотфуллин, Пүчинкә-Пониктан Фәнис Бикбаев, Пөшәңгәрдән Васыйл Әһлиуллин яу кырыннан кайтмады. 58е сугыштан соң алган яралардан һәм авырулардан вафат булды. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 36 ел үтсә дә, алар безнең хәтердә һәм онытырга хакыбыз да юк, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Һәлак булган сугышчы-инернационалистларның гаиләләрендә булып, хәлләрен белү оешмабызның традициясенә әверелде. Хатыннары, балалары безне якыннары кебек көтеп ала, онытмавыбыз өчен рәхмәтләрен белдерә. Сугышчан туганлык ветераннары яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә. Мәктәпләрдә очрашулар, “Батырлык” дәресләре – шуның бер билгесе. Җиңү көнендә парадта катнашу да ветераннар өчен зур роль уйный. Күрше районнар әфганчылары белән дә тыгыз элемтә урнаштырдык. Уртак эшләребез дә бар. Сугышчы-әфганчыларга һәйкәлләр, мемориаль такталар ачыла, алар истәлегенә спорт ярышлары, “Запорожец” автомобильләрендә узышлар, укучылар арасында пневматик мылтыктан ату, шахмат, волейбол буенча ярышлар уздырыла. Безнең районнан 600дән артык кеше махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Бу илебез өчен катлаулы чорда оешмабыз да зур эш алып бара. Ветераннарыбыз район халкы белән берлектә гуманитар ярдәм җыя, хәрби хәрәкәтләр барган зонага илтә. Менә ул тынгы белмәс ветераннарыбыз – Ринат Зарипов, Рафис Галипов, Дамир Шакирҗанов, Илнур Яруллин, Рафик Җамалиев, Ленар Гарипов, Рашат Салихҗанов, Гарифулла Әхмәтгалиев, Фаяз Әхмәдуллин, Ильяс Фазылҗанов, Сергей Баһаветдинов. Ветераннарыбыз Динар Гарифжанов, Илсур Нигъмәтҗанов, Радик Гайфиев, Рәзил Шәйхетдинов, Фердинанд Кавиев, Рафис Галипов, Данаил Сабиров, Газинур Сафин, Рәдис Гарифҗановның да ярдәмнәре зур. Алты сугышчы-әфганчыбыз – Иске Иябаштан Зөфәр Сафиуллин, Пошалым якларыннан Рамил Галиев, Арчадан Андрей Николаев, Фоат Абдуллин, Олег Курочкин, Печмәнтаудан Васыйл Садиров (яралану сәбәпле кайтты) махсус хәрби операция зонасында. Төньяк Кавказда, Сириядә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан егетләребез дә (Каенсардан Фәнис Ахунов, Арчадан Ленар Исмәгыйлев, Рәдис Гарифуллин) китте, сугышчан батырлыклары өчен бүләкләргә лаек булды. Кызганыч, Арчадан Фоат Вәлиуллина Игорь Спиридонов, Сарай-Чокырчадан Айрат Галәветдинов, Гөберчәктән Марат Шәфыйков, Яңа Кырлайдан Алмаз Әһлиев, Божадан Рафаэль Вәлиуллин исән кайта алмады. Безнең бурыч – сугышчан бурычларын үтәүче һәм үтәгән сугышчыларның батырлыкларын онытмау һәм яшь буынга тапшыру.
Чик сагында торган
Яңа Кенәрдән Ленар Гарипов махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
Яңа Кенәрдә туып-үскән ул. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә техникумына укырга керә. Әмма бер елдан соң армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышка сержантлар әзерләү мәктәбенә эләгә егет. Ярты елдан аны Кыргызстанга Ош шәһәренә хәрби әзерлек үтәргә җибәрәләр. 1984 елда вертолет белән Әфганстанга алып китәләр.
– Әфганстан белән Пакистан чиген сакладык без. Бик зур бәрелешләрдә катнаштым, дип әйтә алмыйм, әмма җаваплы эш йөкләнгән иде. Пакистаннан Әфганстанга корал белән зур караваннар җибәрелә. Безнең бурыч – шуларны чиктән үткәрмәү.
Кайтканнан соң егет техникумда укуын дәвам итә. Тәмамлагач озак еллар Яңа Кенәрдәге азык комбинатында механик булып эшли. Бүгенге көндә аның хуҗалык товарлары кибете бар. Шунда хатыны Алсу белән эшли. Махсус хәрби операция башланган көннән үзенең “ГАЗель” машинасы белән якташларына гуманитар йөк илтә.
– Унике тапкыр бардым инде. Берсендә хатыным Алсуны да алдым. Луганск ягындагы ике госпитальгә әйберләр илтәбез. Шулай ук үзебезнең яктан киткән егетләр белән тыгыз элемтәдә торабыз, сөйләшәбез, – диде Ленар. – Безнең Кенәр ягы халкы бик ярдәмчел. Рәхмәт аларга. Ә Рудинә Әхмәтова, Венера Латыйпова, Зәйтүнә Шәмсетдиновага аеруча рәхмәт. Алар килгән әйберләрне барлап, тутырып, исемле посылкаларга исемнәрен язып, алып китәргә әзерләп торалар.
Язмыш җиле йөртә кайларда
Газинур абыйсы белән күрешә алмам микән, дип китә Әфганстанга. Әмма абыйсы госпитальдә булып кала.
Бер гаиләдән ике кешене җибәрмиләр. Туганнарыгыз юкмы, дип сорагач, Илсур абыйсының әфган җирендә сугышуын әйтми, яшереп калдыра.
Илсур Нигъмәтҗанов Яңа Ашытта туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армиягә китә. Хәрби комиссариат аша Казанда механик-машина белән идарә итүче булырга укый. Башта Куйбышевта, аннан Үзбәкстанның Термез шәһәре янындагы полигонда өйрәнүләр уза.
– Әфган чигенә өч километр гына калган иде. Күпер генә чыгасы, – ди. – Әфганстанга керәсемне белдем. Абыйны бик күрәсем килде. Ул шунда иде. Туганнарыгыз юкмы, дигәч, бер кешем дә юк, дидем. Абыйны барыбер күрә алмадым. Ул каты яраланып, Ташкент госпиталендә яткан. Без өйрәнү үткән полигоннан ерак түгел генә. 41 яшендә үлде абый, – диде Илсур.
Ул үзе Ташкурган шәһәреннән ерак түгел генә хезмәт итә. Башта солдат, аннан механик була, хәрби операцияләргә йөри. Бергә булган дусларын югалта.
– Кама Тамагыннан иде Казанда бергә укыган дус егетем. Атыш вакытына эләкте. Үзен дә үтерделәр. Әле дә әнисе белән хәбәрләшеп торабыз. Мине үз малае кебек якын итә. Быел үлгәненә кырык ел булды. Шуны билгеләп үттек, – диде. – Шулай ук Шәмәрдәннән бер дустым һәлак булды. Анда бер гаилә булып бетәсең.
1985 елда хезмәт срогы беткәннән соң кайта Илсур Нигъмәтҗанов. Яңа Кенәргә коммуналь хуҗалыкка эшкә керә. Лаеклы ялда булса да, өйдә утырырга ирек бирмиләр, эшкә чакырып кына торалар үзен. Яңа Кенәрдә хөрмәтле кеше ул.
Әтисе туган ягына кайткан
Динар Әфганстанда хезмәт иткән, олы улы бүгенге көндә махсус хәрби операция барган зонада.
Үзбәкстан якларында туып-үссә дә, үзен бу якларныкы дип саный Динар Гарифжанов. Чөнки Яңа Кенәргә кайтып урнашканына да күп еллар үткән.
Үзбәкстанның Ульяново дигән шәһәрендә туып-үсә ул. Союз таралып, халык күчеп китә башлагач, алар гаиләсе дә бу хакта уйлана. Әнисе Оренбург өлкәсеннән, әтисе Арча районының Шурабаш авылыннан була. “Бер даладан икенче далага китмим, үз ягыма кайтам”, – ди әтисе Оренбург якларын өнәп бетермичә. Шулай гаилә Яңа Кенәргә кайтып урнаша. Ул вакытта Динар өйләнгән, өч яшьлек һәм әле туарга өлгермәгән ике баласы була.
– Армиягә дә Үзбәкстаннан киттем. Башта биш ай Термездә өйрәнүләр үттек, аннан Әфганстанга кердек. Хайратон дигән чик буе шәһәрендәге базага урнаштык. Сак ротасына эләктем. Алты ай кораллар, нефть үткәргечне сакладык. Аннан колонналар озатырга озата бару взводына билгеләделәр, – диде ул.
1989 елның 13 февралендә өенә кайта егет, ә 14-15 февральдә совет гаскәрләрен чыгару мизгелләрен телевизордан карап утыра. Татарстанга күчкәнче кирпеч заводында эретеп ябыштыручы булып эшли.
– Хатыным каршы килмәде. Чөнки әтисе тумышы белән Шушмабаш авылыннан, – диде ул. – Матур гына яшәп киттек. Балалар үсте. Берсе гаиләле инде. Ике баласы бар. Росгвардиядә эшли. Шуннан махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Үзем ялгыз яшим. Хатыным: “Балалар үсте, хәзер үзем өчен яшим”, – дип икенче ир белән чыгып китте. Улларым бик якын итә. Исән генә булсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев