Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өрә белмәгән эт өенә кунак чакыра ( Журналист көндәлегеннән)

    Журналист блокнотыннан истәлекләр.

     

    Халык мәкальләре – яшәү кагыйдәләре. Ата-бабаларыбыз аларны безгә мирас итеп калдырган. Чыннан да, тормышның һәр очрагына яраклы мәкаль бар бит.

    Редакциядә әле эшли генә башлаган еллар. Ул чорда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең хатлары газетада күп басыла иде. Бервакыт Югары Пошалым авылында яшәүче Гыйният ага Сәмигуллинның: “Менә бәрәңге алыр вакыт җитә. Башка елларда колхоз басуыннан бәрәңге алып кайту күренешләре була иде. Һәр кеше көнгә берәр генә чиләк алып кайтса да, колхозга күпме зыян килә бит”, дигән кечкенә генә мәкаләсе басылды. Карап торышка гади генә язма инде, әмма ул шактый гаугалы булып чыкты.

    Беркөнне райкомның оештыру бүлеге мөдире чакырып алды, редактор Казанда иде. Керсәм, янында таныш булмаган, күзлекле бер ир утыра.

    – Менә бу колхоз рәисе була, – диде мөдир. – Колхозчыларны карак дип язгансыз, бер кеше дә бәрәңге алырга чыкмый икән. Хәзер аның  белән машинага утырып барасың да, җыелыш җыеп, гафу үтенеп кайтасың.

    – Минем редакторым бар, ул нәрсә әйтер, шулай булыр, – дидем дә чыгып киттем.

    Икенче көнне безне редактор җыйды. “Бу хәлдән ничек тә булса чыгарга кирәк, – ди. – Кайсыгыз колхозга барып кайтырга риза?” Тәҗрибәлерәк хезмәттәшләр берсе дә ризалашмады. “Ильяс, бөтен өмет синдә, – диде Ренат Таҗиев. – Булдырсаң, син генә булдырасың моны!”

    Автобуска утырып Үрнәк бистәсенә кадәр бардым. Аннан Түбән Пошалым күренеп кенә тора инде. Сәгать көндезге унберенчеләр. Авыл янәшәсендәге урман полосасы артында басу тулы халык, бәрәңге алалар. Төшке ашка кадәр вакыт бар әле, кибеткә кереп чыктым. Аннан соң бригадирны таптым, ат арбасына утырып басуга киттек.

    Без килеп җиткәндә өч ир заты капчыклар күтәреп полосадан чыгып киләләр иде. Шулар артыннан киттем. Бакча артларына төшеп җиткәч капчыкларын җиргә ташлап “Уф алла, кайтып җиттек”, – диде берсе. “Юк әле”, – дидем тегеләргә. – Капчыкларны күтәреп әнә теге арбага менгереп саласыз, сезгә бернәрсә дә булмас, безгә бәрәңге генә кирәк”, – дидем боларга. Тыңладылар, менгереп салдылар.

    Бригадир белән басуга кереп килгәндә бәрәңге алучылар урман полосасына якынлашып килә иде. Безне күрүгә  чиләк, сумка, сетка, капчыкларын ташлап полосага сибелде болар.

    Без ул “трофейлар”ны арбага төяп Урта Пошалымга юл алдык. “Мине хәзер рәис үтерә инде”, – дип бригадир юл буе шыңшып барды. “Курыкма, мин барында берәүне дә үтерә алганнары юк әле”, – дип тынычландырырга туры килде үзен.

    Төшке ашны ашап рәис тә килеп җитте. “Ниләр бетереп йөрисең? –ди бу. – Әйдә, кабинетка керәбез”. Кердек. “Әнә бу тәрәзәдән карагыз әле”, – дим. Карады, эшнең нидә икәнлеген тиз сизеп алды. Тәрәзәне ачып бригадирга: “Хәзер үк автовеска кереп үлчәт!” – дип кычкырды.

    – Ярар, сез җиңдегез, – диде рәис. – Әйдә, шуның белән бетерик!

    – Минем редакторым бар, ул нәрсә дип әйтер, – дидем.

    Гезетаның чираттагы санының беренче битендә минем сәяхәтем турында репортаж басылды. Шуннан бар да тынычланды.

    Ильяс Фәттахов

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 26 гыйнвар 2020 - 16:38
      Без имени
      Рэхмэт Ильяс абый .Безнен бабаебыз турында язгансыз.Авыл хэбэрчесенен эше катлаулы,бер якта авылдашларын булса икенче якта житэкчелэрен.хэр язган жомлэн очен жавап бирэсен узем яза башлагач кына анладым .жаваплыхезмэт эбарыбер язасы килэ. Авыр хэм мактаулы эшегездэ унышлар сезгэ дусларым