erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Организмның нинди булуы кешенең үзеннән тора

Табиб киңәшләрен тыңлыйк.

 

Табиб-гериатр: «Организм машина кебек, аны гел көйләп торырга кирәк»

Алиса Шарафиева,16 октябрь 2022 - 

Кеше һәрвакыт яшь һәм матур булып калырга теләсә дә картлык үзенекен итә. Ләкин аның нинди булуы, һәр кешенең үзеннән тора.

Табиб-гериатр Айсылу Цурова бу темага үз киңәшләрен бирде.

– Өлкән яшьтәге кешеләр гадәттә нинди авырулардан зарлана?

– Олыгая барган саен кешедә гипертония, диабет, ашкайнату органнарында һәм буыннарда проблемалар башлана. Төрле хроник авырулар олы яшьтә көчәя. Шуңа күрә инде яшьтән үк сәламәтлегеңне сакларга – туклану һәм йокы режимын көйләргә, физик культура белән актив шөгыльләнергә кирәк. Безнең организм автомобиль кебек, даими рәвештә карап торуны таләп итә. Хәтта сәламәт кешегә дә профилактика максатларында кан басымы, кандагы шикәрне һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга, эмоциональ өлкәгә игътибар итәргә, вакытында ишетү, күрү һәм хәтернең кимүен ачыкларга кирәк.

– Олыгайгач, күпләр хәтерләре начараюдан зарлана башлый. Аны ничек яхшыртырга?

– Баш миенә көндәлек күнегүләр кирәк – аны тонуста тотарга шигырьләр, җырлар, догалар ятлау, шашка, шахмат, нарда уйнау, кроссвордлар һәм башка табышмаклар чишү дә ярдәм итәчәк. Когнитив үзгәрешләр булганда кече моториканы үстерергә кирәк. Кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин, мәсәлән, чигү, бәйләү. Гомумән, хәтер организмның гомуми торышына бәйле. Баш мие өчен файдалы диетаны кулланырга, тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга кирәк, бу мине ял иттерү өчен җитәрлек вакыт.

- Ничек дөрес тукланырга?

- Бер үк вакытта, көнгә биш тапкыр, әз-әзләп кенә ашарга кирәк. Ризык учка сыярлык кына булсын. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашагыз. Организмга күбрәк клетчатка һәм су кирәк. Сәламәтлек ягыннан чикләүләр булмаса, кызыл ит тә ашарга мөмкин, ләкин бик әз күләмдә генә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Статистика буенча хатын-кызлар иратлардан озаграк яши, сәбәп нидә соң?

- Чөнки алар диван мәчеләре (көлә). Җитдирәк итеп әйтсәк, ир-ат физик яктан көчлерәк, ләкин эмоциональ яктан көчсезрәк. Хатын-кызлар киресенчә, эмоциональ яктан көчле. Безнең организм йөклелеккә, бала тудыруга яраклаштырылган. Хатын-кызлар өйдә дә тик кенә утырмый: ашарга әзерлиләр, идән, савыт-саба юалар. Эш һәм хезмәт режимын көйләү мөһим. Мәсәлән, ирнең эшендә физик хезмәт өстенлек итсә, өйдә ул диванга ятып, ял итә ала. Әмма кеше көне буе офиста утырса, аңа өйдә физик хезмәт белән шөгыльләнү – чүп утау, буяу файдалы булыр. Ул чакта организм өзлекмәячәк, билгеле бер баланс барлыкка киләчәк.

- Япониядә һәм Кавказда гомер озынлыгы бездәгедән күбрәк, дип ишеттем.

- Кавказны алсаң, анда кешеләр, нигездә, ит, камыр, шулпа һәм яшелчәләр белән туклана. Үзләре үстергән ризыкларны ашыйлар. Зур гаилә корып яшиләр, бер-берсе белән ешрак аралашалар, һәрвакыт булышалар. Кеше - социаль зат. Якыннарың белән күрешеп торсаң, күңелле әйберләр турында гына фикер алышсаң, аралашудан уңай хисләр кичерсәң, рухи яктан гына түгел, физик яктан да сәламәтлегең нык булачак.

- Өлкән яшьтәге кешеләргә нинди спорт белән шөгыльләнү яхшырак?

- Җәяү йөрү, йөзү, велосипедта йөрү, физик зарядка ясау, йөгерү, бию. Төрле активлык файдалы.

- Организмның гомуми халәтенә артык авырлык тәэсир итәме?

– Әйе. Бу организмга авырлык тудыра. Артык авырлыгы булган кешеләрдә кан әйләнеше яхшы булырга тиеш, чөнки зур гәүдәне кан белән тәэмин итеп бетерергә кирәк. Шулай ук аларда шикәр авыруы булу куркынычы зуррак.

- Ачулану, үпкә кебек тискәре эмоцияләр төрле авырулар китерә дигән фикер бар.

- Әйе, ашказанында яман шеш килеп чыгуның сәбәбе үпкә саклаудан булуын раслаганнар инде. Хисләр кеше сәламәтлегенә тәэсир итә. Ял итәргә, медитация ясарга, тынычлана белергә өйрәнергә кирәк. Шул ук дога да организмга файдалы йогынты ясый. Инде стрессны җиңәргә берни дә ярдәм итми икән, психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.        ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X