erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

ОРВИ һәм коронавирусның җиңелчә симптомнары булган кешеләр игътибарына!

Бу ОРВИ һәм коронавирусның җиңелчә симптомнары булган кешеләргә дә ярдәм итә ала, ди галимнәр.

The Daily Mail хәбәр иткәнчә, Эдинбург университеты галимнәре, авызны һәм тамакны тозлы су белән чайкау респиратор инфекцияләр симптомнарын (ОРВИ) киметә. Бу чара коронавирусның җиңелчә симптомнары булган кешеләргә дә ярдәм итә ала, ди галимнәр. Хәзер алар тикшеренүдә катнашу өчен теләк белдергән кешеләрдә тозлы су катнашмасының организмны вируска каршы торуын көчәйтә алуын өйрәнәчәк.

Галимнәр элегрәк үткәрелгән тикшеренүгә нигезләнә, аның кысаларында респиратор инфекцияле кешеләр дәваланганда тозлы су кулланганнар. Нәтиҗәдә, аларның ютәлләре “йомшаграк” булган, борын тыгылу белән дә ул кадәр интекмәгәннәр. Салкын тиюдән дәвалану гадәттәгедән ике көнгә кимрәк дәвам иткән. Белгечләр фикеренчә, тозлы су организмда вируслар белән көрәшүче табигый механизмнарны көчәйтергә мөмкин, ул механизмнар чир эләктергәч үзеннән-үзе эшкә кушыла.

Фото: AndreyPopov / DepositPhotos

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Avizni-tamakni-tozli-su-bel-n-chaykagiz-342400/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X