erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Осталар җыелган җирдә

Район башлыгы да уйнады.

Арчада район башлыгы призына шахмат ярышлары булып үтте. Анда районның 20 шахматчысы катнашты.

– Арча оешмаларында эшләүче башка район вәкилләре дә бар иде, – диде ярышны оештыручы Сөләйман Галиуллин. – Ярышлар бик киеренке барды. Чөнки бар да көчле шахматчылар һәм берсенең дә җиңүне кулыннан ычкындырасы килмәде. Беренче урынны юрист булып эшләүче Ленар Вахитов яулады. Икенче урында Марсель Хәлилов. Өченче урынны “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов алды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышка район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул тантаналы өлешендә катнашып, бүләкләр тапшырып кына калмады, үзе дә уйнап алды.

– Ярышларны оештырганда мин һәрвакыт яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә таянам Бүлекнең баш белгече Фәрдүс Хәйретдинов һәм форпост җитәкчесе Илназ Зәйнуллинга рәхмәт, алар кирәкле ярдәмне күрсәттеләр, – диде Сөләйман Галиуллин. – 22 ноябрь көнне район чемпионын ачыклау ярышы була. Анда сигез иң яхшы шахматчыны билгеләячәкбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X