erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өстәмә белем бирүдә яңа юнәлеш

Республика мәктәпләренә “Үсеш ноктасы” гуманитар һәм цифрлы профиль үзәге формасында “Заманча мәктәп” төбәк проекты кертелде. Әлеге проект шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасындагы аерманы киметүгә юнәлдерелгән.

Арча районының 4 мәктәбенә дә бу проект кысаларында эшләү бәхете елмайды. Бүгенге көндә Арчаның 7нче, Яңа Кенәр, Лесхоз һәм Иске Чүриле урта мәктәпләрендә эш гөрләп бара.

Бу нинди проект соң? Үзәкнең максат-бурычлары нинди? Хәзер нинди эшләр алып барыла? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан Яңа Кенәр урта мәктәбенә юл тоттык. Безне мәктәпнең директоры Әгъзәм Гайфуллин эш барышы белән таныштырды.

– Ни өчен нәкъ менә сезнең мәктәп сайлап алынды?

– Бу проект өчен мәктәпләрне республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайлап алды. Безнең мәктәпнең шулар исемлегендә булуы зур шатлык, чиксез горурлык һәм әйтеп бетергесез җаваплылык. Мәктәпләр зоналап бүленгәндер дип уйлыйм. Чөнки бу проект кысаларында һәр мәктәп үз укучыларын гына түгел, якын-тирә авыл балаларын да өстәмә белем белән тәэмин итәргә тиеш.

– “Үсеш ноктасы” үзәгенең алдына нинди максат-бурычлар куелган?

– Үзәк эшчәнлегенең максатлары күп. Беренче чиратта, без башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү дәрәҗәсендә укыту-тәрбиянең яңа алымнарын, технологияләрен тормышка ашырырлык шартлар булдырырга тиеш. “Технология”, “Математика һәм информатика”, “Физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре” дәресләрен укыту методларын яңарту һәм камилләштерү – максатларның тагын берсе. Алга куелган бурычлар да бихисап. Мәктәбебездә булган укучыларның 70 процентын цифрлы, фәнни-табигый, техник һәм гуманитар профильле дәрестән тыш, өстәмә белем белән мәшгуль итәрлек итеп эшләргә тиешбез.

– Бүгенге көндә нинди эшләр эшләнелгән, ниндиләрен әле эшлисе бар?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Барлыгы 5 уку кабинеты ремонтлана. Кабинетларны төзекләндерү эшләре инде тәмамланды диярлек. Тормыш иминлеге нигезләре дәресләренә маникеннар, работотехника өчен кайбер кирәк-яраклар инде кайтардылар. Якынча 1млн. 600 мең сумлык җиһаз кайтарыласы билгеле. Бу кабинетларда эшлисе 5 укытучы укып кайтты, дистанцион дәресләр дә уздырылды. Тиздән җиң сызганып эшкә керешербез дип ышанам.

– Димәк мәктәбегездә өстәмә белем бирү тагын да киңәйтеләчәк?

– Бүгенге көнгә кадәр дә үзебезнең түгәрәкләрдән тыш, без Арчаның сәнгать мәктәбе, укучылар сарае, спорт мәктәбе белән берлектә түгәрәкләр алып бардык. 20 төрле түгәрәк эшләп килә. Яңа кабинетлар җиһазландырылып беткәч, өстәмә дәресләр саны артачак. Өлкән сыйныфлар кебек үк, башлангыч сыйныфлардагы озынайтылган көн төркеме өчен махсус уку кабинеты булачак. Биредә алар өчен түгәрәкләр дә оештырылачак.

Бу проект кысаларында эш башлаган калган мәктәпләрдәге эшчәнлек белән газетабызның алдагы саннарында таныштырып барырбыз.

Мәгариф өлкәсендәге бу яңалык районыбыз өчен тагын бер казаныш. Яңа башлангычларда уңышлар телик. “Үсеш ноктасы” бары югары үрләргә генә алып барсын.

Гөлнур Миннебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X