erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Оясы булса, сыерчыклары килер

Бүген безнең һәрберебез өчен дә дулкынландыргыч көн, – диде Рәмзия Вафина.

“Бүген безнең һәрберебез өчен дә дулкынландыргыч көн, – диде Рәмзия Вафина. – Мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт!”

Без башлангыч белемне Корайван мәчете бинасында укып алдык. Дүрт класс бер бүлмәдә утырабыз. Мөнирәбану апа без килгәнче мичкә ягып җылытып куя. Әлеге бинада мәчет булганын, 1929 елда аның манарасын кискәннәрен әти-әниләрдән ишетеп кенә беләбез. Әти-әниләргә ул вакытта әле 10–11 яшьләр чамасы гына булган. Манараны кисәргә алынучы булмаган, читтән яллап кистергәннәр. Әмма аларның кемнәр икәнлеген тәгаен белеп калганнар. Икесенең дә язмышы аянычлы беткән, күпме халык ләгънәте барып җитми калмагандыр. Авыл өчен кара кайгылы  көн булган бу, олысы, кечесе гасырлар буе авылга ямь биреп, иман китереп торган мәчет манарасының ыңгырашып ауганын үксеп елап карап торган.

“Манара Хәким абыйлар ягына ауды”, – дип сөйли иде өлкәнрәкләр. Кемдер аның аен да яшереп куйган, дигән сүзләр дә йөрде. Бәлки ул кеше сугышка китеп шуннан исән-сау кайта алмагандыр. Ә андыйлар – 60. Бәлки ул кеше бу турыда әйтергә җөрьәт итмәгәндер, әлеге серне үзе белән бакый дөньяга алып киткәндер.

Башлангычның кайсы сыйныфында укыгандадыр, гомерлеккә онытылмас бер вакыйга булды. Авылда кемдер үлгән иде, без өч малай өлкәннәргә ияреп зиратка менгәнбез. Икенче көнне укытучы безне алга чыгарып бастырды да: “Кичә зиратка менгәнсез, сәдакага кадәр алгансыз. Ятим балалармы әллә сез?” – дип сүкте.

Укытучы ярар инде, ул хезмәте буенча шулай эшләргә тиеш булгандыр. Кемдер шуңа барып әләкләгән бит!

Югарырак классларда укыганда да ураза тота дип шикләнелгән укучыларга ипи ашатып карыйлар иде. Шуңа яшерелгән айның сере ачылмый калуына гаҗәпләнәсе түгел.

Манараны төшерәләр, бинаның җир астындагы өлешендә клуб ясыйлар, шунда атеистлар диннең халык өчен опиум булуы турында лекция укый, яшьләр күңел ача.

Болар бар да бүген моңсу әкият кебек. Әлеге вакыйгаларның шаһитлары бар да бакыйлыкка күчкән. Соңгы елларда авыл үзе дә нык какшады, буш йортлар күп. Әмма авыл бетмәячәк, дигән  өмет арта бара. Фәнис Әхмәтханов фермер хуҗалыгы оештырып, авыл өчен җан атып йөри. Яңа мәчет төзүне башлап йөрүче дә ул булган дип беләм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган ел Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина безнең барыбызны да Корайванга җыйды. Урам тулы халык иде анда! Әле бу нәселләре Корайваннан булучыларның бер өлеше генә булгандыр. Бергәләп яңа мәчет урынына казык кактылар, Коръән ашы ашап, догалар укып, рәхмәтләр әйтеп киттеләр.

Быел 10 декабрьдә яңа мәчеткә ай кую тантанасы булды. Анда район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, авыл халкы, кунаклар катнашты.

Тәкбир әйтеп айны урнаштырганнан соң Әмир хәзрәт дога укыды, вәгазьләр сөйләде.

– Мәчет төзү бик саваплы эш, – диде ул. – Мәчетне ачып, авылда азан яңгырасын, авылга иман нуры иңсен. Җәлил хәзрәт: “Оясы булса сыерчыклары килер”, – дип әйтә. Мәчет ачылгач анда йөрүчеләр дә булыр.

Безнең авыл гади генә авыл түгел. Россия Президентлары районыбыздагы ике авылны гына белә, дип уйлыйм. Борис Ельцин Яңа Кырлайда булган иде. Ә Дмитрий Медведев Указы белән Корайван авылының русча исемендәге хата төзәтелде. Ул укымый гына аңа кул куймагандыр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X