erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Кияүгә чыгам, балага узам да аерылам”

Өйләнергәме? Әллә өйләнмәскәме?

Районда 2019 елда 317 пар ЗАГС бүлегендә теркәлгән, 133 пар аерылышкан. Бу күпме, азмы? Чагыштырып карыйк әле. 2018 елда теркәлүчеләр саны – 320, аерылышучылар 121 булган. Ә моннан ун ел элек, ягъни 2009 елда 291 пар гаилә корып, 125 пар таркалган булган. 2010 елда 334 пар балдаклар алышып, 105 пар гына аерылуны үзләре өчен кулай күргән. Күргәнегезчә, саннар “уйнап тора”. Төгәл генә нәтиҗә ясап та булмый. Шулай да аерылышучылар санының артуы борчу тудыра.

Сәбәбе нәрсәдә? Бервакыт сайтыбызда сорау-җавап формасында сораштыру үткәргән идек. Иң күп кеше аерылышуның сәбәбен эчүчелектә, хыянәт итүдә, характерлар туры килмәүдә  күрә. Эш, торырга урын юклыкны, акча җитмәүне, ирнең бала карауда ярдәм итәргә теләмәвен, кайнананың арага керүен дә сәбәп итеп күрсәтүчеләр булды.

– Без элеккеге буын кешеләре дөньяны бер, бүгенге яшьләр икенче төрле кабул итәбез. Без авырлыкларга түзәргә, үзебез эшләп ашарга, бар булганы белән канәгатьләнергә өйрәнгән. Ә хәзер яшьләр андый түгел. Хәзер аларны әти-әни уч төбендә генә үстерә, бөтен теләкләрен үти. Әлбәттә, тормыш корып яши башлагач,  яшьләр авырлыклар белән дә очраша, проблемалар да килеп туа. Менә  шуннан аңлашылмаучылыклар килеп чыга, – диде урта яшьләрдәге бер ханым. – Вак-төяк проблемаларны чишеп була. Бүген акча булмаса, иртәгә табыла, бүген эшсез икән, иртәгә урнашуың бар.

– Проблемаларның сәбәбе турында уйларга кирәк. Гаиләнең таркалуына бер якны гына гаепләү дөрес түгел. Алтын урталыкны таба белү сорала.  Гаиләне саклап калырга тырышу кешенең үзеннән тора, – диде икенчесе.

– Ә иң яхшысы, кияүгә чыкмаска, – диде шунда бер кыз.  

Монысы мәсьәләнең икенче ягы һәм хәтта җитәкчеләрне дә борчуга салганы. Менә бит кайбер кызлар ничек уйлый. Нәтиҗәдә, егетләр бик өйләнер иде, кәләш таба алмый. “Җидегән чишмә” халык театры авылларда “Өйләнәм дигәч кенә” дигән спектакль куеп йөрде. Шунда күрше районның бер авылында: “Спектакльдәге яучыны безгә дә җибәрегез әле. Өйләнмәгән егетләребез бик күп”, – диде. Ерак барасы юк, алар безнең районда да җитәрлек. Шулай ук кияүгә чыкмаган кызлар да хәйран. Егетләрне ничек өйләндерергә? Кызларны ничек кияүгә бирергә? “Улым утызны үтте яисә кырыкка җитә, өйләнми әле”, – дип борчуга төшкән әниләрне ничек тынычландырырга?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егетләр өйләнер иде, кызлар хәзер кияүгә чыгарга атлыгып тормый. Машинасы бар, фатиры бар, эше бар, хезмәт хакы югары. Үз башына бәла алып, нигә ир көйләп ятарга? Тагын да  кызганычрагы, ирсез бала табуны кулай күрүчеләр саны да арта. 30 яшьлек бер кызның: “Кияүгә чыгам, балага узам да аерылам”, – дигән сүзе шок хәлендә калдырган иде. Ә егетләргә килгәндә, алар әти-әни янында рәхәткә тиешкән. Гаилә турында уйлыйсы, бала карыйсы, хатын көйлисе юк –  эштән кайтты, ашарга әзер, ашады, эчте, барып ятты. Нигә башка артык проблема алырга? Шулаймы, егетләр?

Тик бер ягы бар, бүгенге көн белән генә яшәмәскә, киләчәкне дә уйларга кирәк. Бүген син яшь, көчең, энергияң ташып тора. Әмма олыгаю да ерак түгел. Ул чакта чөкердәшеп чәй эчәргә булса да яныңда иптәш булу кирәк. Башыннан кичкәннәр өчен ялгызлыктан да авыр нәрсә юк.

– Хәзер егетләр белән танышу өчен урыны да юк бит. Элек җайлырак булган ул. Көн дә клубта бию кичәләре үткәрелгән. Шунда танышып кавышканнар,  – диләр гаилә корырга теләгән кызлар. – Аннан юньле егетне каян табасың?!

Бу да проблема. Элек яучылар булган, әлбәттә, ул синең егетеңә начар кызны димләмәгән. Әмма хәзер яшьләр бу юлны кабул итми. Очраштыру өчен чаралар оештырыргадыр, бәлки? Анда да килмиләр. Алар компьютер каршында, я телефон белән. Шуңа, бәлки, иң кулае “Таныштыру-кавыштыру” сайтлары аша танышудыр? Шундый юл белән кавышкан һәм бик яхшы яшәп ятучы парларны беләм.

Бу проблемаларны чишү юлларын бергәләп уйлыйк әле. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең фикерләрегез нинди? Языгыз, шалтыратыгыз.

Гөлсинә Зәкиева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X