Озак яшәүнең сере – күңел тынычлыгында
Казанка авылында яшәүче Зөлхия Вәлиева шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәменә балаларын, туганнарын, авылдашларын, күрше-күләнне табын артына Коръән ашына җыйды
Иии, якыннар җыелышса сөйләшеп сүзләр бетми, әллә кайчангы истәлекләр яңара.
Ире Роберт, кайнанасы Рабига белән кечкенә йортны шау иттереп кайчан гына дүрт бала үстергәннәр иде, ул чакта кечкенә йортка да сыеп яшәлгән, ә хәзер болын кадәр йортта берүзе. Балалары кайтканны көтеп, кайчак үзе әле бер, әле икенче кызына барып яшәп яткан көне. Ярый әле сараенда тавыклары бар, алар янына чыгып күңеле юанып керә. Шөкер, күрше-күлән, авылдашлар гел хәлен белешеп тора.
Казанка авылына килен булып төшеп уңды ул. Өлкәннәр әйтмешли, төшкән җирендә таш булды. Ул чакларга да инде 65 ел вакыт узып киткән икән. Ә шул вакытларның һәр мизгеле күңелдә якты хатирә булып саклана.
Корайваннан Казанкага урлап алып кайттылар аны. Яңа ел алдыннан, ике җигүле ат белән. Ә аңарчы Зөлхиянең Казанкада насыйп яры Роберт атлы егет яшәп ятуы турында ишеткәне дә юк иде. Нәкъ китаплардагыча, кыз насыйп ярын егет өенә кайткач кына күрде. Төнгә каршы урланган кыз иртән авылына кайтырга теләп калмыйм дип карышып караса да, Робертның җизнәләре төпле киңәшләрен биргәч тәвәккәлләп яшәп калырга булды. Аллаһы Тәгалә белеп кавыштырган икән: Роберты гомере буе таянычы, терәге, йортның тоткасы булды. Гаиләсен кадерләп, яратып яшәде. Юкса Зөлхиясе “Роберт белән бик бәхетле яшәдем”, – дип гел кабатлап йөрер идемени?!
Бер тапкыр да күрешмичә кавышып, 52 ел тигез гомер итә Вәлиевлар. 4 балага гомер биреп, аларны үзләре үрнәгендә тырыш, кешелекле, игелекле итеп тәрбияләп үстерәләр. Өч кыз һәм нәсел дәвамчысы ир бала. Әмма, тәкъдиргә язылганнан узып булмый: сыңар канат калу кайгысыннан да айнып бетмәгән килеш Зөлхия апага улын югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә. Ана йөрәге сабыр итеп яши.
Якты хатирәләргә үреп, Зөлхия апаның балачак, яшьлек елларын барлыйбыз.
– Әти сугыштан яраланып кайтты. Тик озак яши алмады, сугыштан соң 41 яшендә авырып үлеп китте. Без үзәкләргә үтәрлек ачлык күреп үсмәдек: сыер асрадык, терлекләр тоттык. 8 бала идек, абый-апаларым булганга күрәдер дә, сугыш елларында басуда да эшләргә туры килмәде. Әниемә Аллаһы Тәгалә 75 яшенә кадәр яшәрлек гомер бирде. Мин бу авылга килен булып 1959 елның декабрь ахырында килдем. Авыл халкы да, кайнанам да яхшы булды, тиз ияләндем. Күрше-тирәләр белән бик тату яшәдек. Казанка халкына бик рәхмәтлемен. Кеше бер-берсенә ярдәмчел, гайбәт сөйләп яшәмәде, ир-атлар да бер-берсенә ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләп яшәде. Мин килгәч ике-өч ел рәттән үзебез һәм берничә гаилә берләшеп ат суйдылар. Мин килен булып килгәндә йортта сыер, сарык, кош-кортлары бар, ишегалдында ике йорт тора. Искесендә умарта кортлары кышлый иде. Тырыш, таза тормышлы кешеләр килене булып яшәдем. Бу нигез электән дәрәҗәле йорт булган”, – дип сөйли Зөлхия апа.
Бүгенге көндә дә ишегалдында ике йорт тора. Искесе – Зөлхия апаның килен булып төшкәне, үзе белән күп хатирәләрне саклаучы. 1990нчы елларда зур кирпеч йорт җиткереп кергәннәр. Шушы кирпеч йортлары түбә астына кергәч авыл халкы өчен гает намазларына җыелу урыны да, колхоз җыелышын үткәрү урыны да булып хезмәт иткән. Һәр почмагыннан Роберт абыйның кул җылысы сизелә. “Кулы эш белгән кеше иде, тәрәзәләрне дә үзе ясады”, – дип горурланып та, сагынып та әйтә Зөлхия апа.
Казанка авылына Казанбаштан күченүчеләр нигез салган. Казанбаш кешеләре бу якларда урманчылыкта эшләгән, гел юл йөрү кыен булганга, урнашырга уйлаганнардыр, мөгаен. Иң беренче килеп төпләнүчеләр – Роберт абыйның бабайсы Салих гаиләсе булган. Алар оста гармунчылар нәселе дигән дан тоткан.
Икесе дә гомер буе колхозда эшләгән алар: Роберт абый тракторда, Зөлхия апа төрле эшләрдә. 52 ел пар канат булып яши алар. Хәзер истәлекләр, хатирәләрне генә барлап яшәлә инде.
– Ягымлы, тәмле телле, чиста, пөхтә кеше иде, балаларга да шундый тәрбия бирде. Гомер буе 20-30ар баш умарта тоттык. Роберт китеп баргач аларны улыбыз кайтып карады, инде ул да киткәч, умарталарны сатарга туры килде. Бик авыр, күңелсез булды, умартасыз яшәүгә озак ияләнә алмадым. Төпчегебез Әлфия дә әтисе янында йөреп умарта карауның нечкәлекләренә өйрәнде.
Кызлары Зөлфия, Гөлфия, Әлфия гаиләләре, 6 онык, 9 оныкчык төп нигезгә бергә җыелганда Зөлхия апаның күңеле ышанмыйча, “Болар барысы да минем дәүләтем микән?” дип сөенеп туялмый. Балалары белән ел да Корайванга кайтып килә, зиратта әрвахлар рухына дога кыла, авыл урамыннан урый. Анда төп нигездә энесе Әнвәрбәк гаиләсе яши. Икенче энесе Казанда гомер итә. Дөньядагы хәлләргә дә күңеле борчыла әбекәйнең, яңалыклардан хәбәрдар. “Бер күзем начаррак күрә, колаклар да начарланып бара, – дисә дә, – үземне шушылай йөртеп торгач Аллаһка шөкер, – дип куана. – Телевизор карыйм, яңалыклар карарга яратам. Гәҗитләр караштыргалыйм, дини китаплар укыйм”, – ди.
Озак яшәүнең серен дә ачты Зөлхия апа: күңел тынычлыгында икән.
– Гаиләңдә тынычлык булса күңелең тыныч була, шул очракта бар да көйле була. Кайнанам да, Роберт та, балаларым да тыныч, әйбәт кешеләр булды. Мин эшкә йөргәндә балаларга күз-колак булырга әбиләре булды, ул китеп баргач кызлар үсә төште, йорттагы бар эшне эшләп куялар иде. Балаларым да, ирем дә әйбәт булды, мин бәхетле булып яшәдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев