erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

 “Озын булсын гомер көзегез”

“Алар биргән белем тормышта үз урынымны табып, адашмыйча яшәргә ярдәм итте”

       “Әлифба” авторлары Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова, шулай ук Илдус Сәгъдиев, Гөлсинә Гайнетдинова – аның укытучылары була.

“Алар биргән белем тормышта үз урынымны табып, адашмыйча яшәргә ярдәм итте”, – ди  Арчада яшәүче Халидә Фәйзрахманова. Биектау районы Олы Кавал авылы кызы ул. Арчага 1969 елда килгән. Педагогия училищесында укытучы һөнәрен үзләштергән. Хезмәт юлын Биектау районы, Сая башлангыч мәктәбендә башлап җибәргән.

1974 елда колхозга баш белгеч итеп җибәрелгән Арча егете Рифат Фәйзрахмановка кияүгә чыга кыз. Читтән торып Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Олы Кавал мәктәбендә 10 ел рус теле һәм әдәбияты укытканнан соң, гаилә Арчага күчеп килә. Арча мәгариф бүлегендә методист, Казанбаш мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, Арчаның беренче мәктәбендә, 5нче гимназиясендә татар теле укытучысы булып эшли. “Ветеран укытучы” эш дәверендә күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 2009 елда лаеклы ялга чыга. Ике уллары, 3 оныклары бар.

– Кечкенәдән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен тыңлап, яттан сөйләп үскәнгәме, әдәбият, сәнгать, мәдәният белән кызыксынуым мине гомерем буе озатып йөрде.
Мәктәптә укыганда язган беренче шигырем “Яшь ленинчы” гәҗитендә урын алды. Студент елларында училищеның стена гәҗите редколлегиясе составында булып, анда күп кенә рифмалы язмаларымны урнаштырырга туры килде. Скрипкада уйнарга өйрәнү, туризм, спорт (баскетбол командасында), сценарийләр язу, сыйныфтан тыш чараларда катнашу – берсе дә эзсез югалмады. Эш дәверемдә журналларда дәрес эшкәртмәләрем, язмаларым басылып чыкты, – ди Халидә Фәйзрахманова.

Пенсиядә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып барырга тырыша ул. Сәяхәт итәргә ярата, кино, театрларга йөри, җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. 2011 елдан Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли. Авторлар иҗатын өйрәнеп, бәяләмәләр яза. Шигырьләре, язмалары “Казан утлары” журналында,  “Сөембикә” журналы сайтында, “Ватаным Татарстан”, “Арча хәбәрләре” гәҗитләрендә басылып чыга. “Болгар радиосы”ның “Яшәү яме” тапшыруында, ТНВ каналының “Башваткыч” шоу программасында, “Арча радиосы” тапшыруларында чыгышлар ясый. Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Әдәби мәйдан”нар, иҗат кичәләре, күп төрле очрашулар уздыруда башлап йөри, бәйгеләрдә катнаша. Бүгенге көндә Халидә ханым үзенең шигырьләр җыентыгын әзерләү өстендә эшли. Без бүген аның берничә шигырен тәкъдим итәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Язмышым бүләге син, Татарстан!
Көчем бетсә, басуыңа чыгып,
Икмәк исе иснәп көч алам.

Рухым төшсә, урманыңа кереп,
Кошлар моңы тыңлап таң калам.

Татарстан – туган җирем минем,
Сиңа хезмәт итеп яшәдем.
Хәлем китеп, арып, туктап калсам,
Чишмәң суын эчеп яшәрдем.
Миңа күчкән язмыш бүләге син,
Изге җирем – мирас бабамнан.
Җәннәтләргә сине тиңләсәм дә,
Башка газиз урын табалмам.
Кая барсам мине (о)затып йөри,
Сине сөю, сагыну хисе.
Язгы ташу, җәйге болыннарың,
Көзге алма, җир җиләге исе.
Татарстан! Горурлыгың чиксез,
Чал тарихлы, нурлы, и Казан!
Милләтемнең үлмәс моңы булып,
Яңгырасын синдә гел Азан!

Гомер көзе
Гомер уза, без дә картаябыз,
Картаймыйбыз, алга барабыз.
Кем соң әйтер сезне әбиләр дип,
Чибәр кызлар утыра, карагыз.
Һөнәребез шундый булды инде,
Гел яхшыга гына өндәдек.
Теләсә кем алып укысын ла,
Чиста безнең намус-көндәлек.
Урамнарга чыгып бер әйләнсәк,
Сәлам җыеп кайтып керәбез.
Кай карасак безнең укучылар,
Нәтиҗәне шунда күрәбез.
Әти-әни дәшә, танымасак:
“Улым укыды сездә, тәгаен,
Сагынам, ди, һаман мәктәпне, ди,
Шук булгандыр әле, мөгаен!”
Елмаешып бергә утырабыз,
Без бит әле исән, күрегез.
Көз җитте дип бер дә моңаймагыз,
Чәчәкләрдән бәйләм үрегез.
Гаиләгә борчулар килмәсен,
Авырмыйча яшик үзебез.
Гомернең дә матур көзе була,
Озын булсын гомер көзегез.

Миһербансыз
Үз баласын тешләгән дә,
Песи йөри өй буйлап.
“Ташла! – димен, миһербансыз,
Рәнҗетәсең ни уйлап?”

“Әй шәфкатьсез, явыз ана,
Кем тешли үз баласын?”
Йөгереп барып авызыннан
Килә тартып аласым.
“Авырттырмыйм, борчылма, – ди,
Ул бит минем үз улым .
Аякларым дүрт булса да,
Юк күтәрергә кулым”.

Ике малай
Без әнигә ике малай,
Әти белән өч була.
Дус малайлар да килсәләр,
Өебез тәмам тула.
Бердәнбер кыз өебездә,
Ул да булса – әнием.
Барыбер икәү генә була,
Килсә дә бит әбием.
Әни, әби, сез түзегез,
Без үскәч булыр рәхәт.
Ике килен алып кайтырбыз,
Әйтерләр сезгә рәхмәт.

 

Файда
Бармыйм, дигәч, бармыйм инде!
Абый барсын бакчага.
Эшкә барасы бар, имеш,
Кызыктың шул акчага.
Нәни кызыңны иркәләп,
Кочакла да ят, әйдә.
Әтием дә каршы түгел,
Сиңа гел шулай әйтә.
Ачы таңнан уятасыз,
Җәлләмисез һич кенә.
Өйдә торсаң, үзеңә дә
Рәхәт булыр ич, менә.
Уенчыкларны алырбыз
Әти тапкан акчага.
Мин бармасам, файда гына –
Түлисе юк бакчага.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X