erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

 Парламентны кем җитәкли?

Яшьләр парламенты рәсми оешмаларның берсе була.

Арча муниципаль районы вәкаләтле органы каршындагы яшьләр парламентының беренче утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты җитәкчесе урынбасары Диләрә Шувалова катнашты. Аның Арчага беренче тапкыр гына килүе түгел. Район яшьләре белән очрашып аралаша, эшлекле киңәшләр бирә, тәкъдимнәр кертә. Бу юлы Диләрә Шувалованың авыл яшьләре белән очрашуы “Авылда үз эшең булу – кыюлык” (“Свое дело в селе – смело”) яшьләр Федераль проекты кысаларында үтте.  

 Биредә сүз авыл җирендә эшмәкәрлекне, иҗади технологияләрне үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит илләрдә стажировка үтү, авыл җирендә яшьләр программаларын тормышка ашыру, субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен кирәкле шартлар һәм башка мөһим мәсьәләләр турында барды.

– Программаларны бездә күп кулланалар, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Яшьләрне аларга җәлеп итәргә кирәк. Безнең яшьләр программаларында катнашучы бик көчле яшьләребез, династияләребез бар. Тагын да күбрәк яшьләр катнашуын теләр идек.

Яшьләргә “Авылда үз эшең булу – кыюлык” дигән темага язмача сораулар өләшенде. “Нинди программаларда катнаша алыр идегез? Хәзерге вакытта сезгә анда катнашу өчен нәрсә комачаулый? Аларны төзәтү буенча беренче адымнарыгыз? Менә шул сорауларга дөрес җавап табу, бәлкем, бераз кыюлык та өстәр, дөрес юлны табарга ярдәм дә  итәр иде. Бу – сезнең үзегез өчен. Ягъни үз мөмкинлегегезне барлау өчен”, – диде Диләрә Шувалова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшьләр парламентының беренче утырышы аның рәисен, урынбасарын, комиссия башлыкларын сайлау белән дәвам итте. 

– Район тарихында беренче тапкыр парламент төзелә. Бу эш сүздә генә калырга тиеш түгел. Бергә-бергә кулга-кул тотышып эшләрбез, дип ышанам, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина.

Яшьләр парламенты рәисенә дүрт кандидат тәкъдим ителде. Камил Әхмәдуллин, Ришат Әхмәдуллин, Артем Лесенко, Фәнил Хәбибуллин чыгыш ясап, парламент җитәкчесе итеп сайланган очракта нәрсәләргә басым ясарга теләүләре турында кыскача гына аңлатып үттеләр. Шулай ук сорауларга җаваплар да бирделәр. Тавыш бирү юлы белән районның яшьләр парламенты рәисе итеп Артем Лесенко, аның урынбасары итеп Фәнил Хәбибуллин сайланды.   

Яшьләр парламенты комиссияләре дә төзелде. Аларның да җитәкчеләре билгеләнде. Хокук мәсьәләре, контроль һәм регламент буенча комиссияне Камил Әхмәдуллин, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча комиссияне Илсур Фәсхетдинов, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссияне Фәридә Минһаҗева, мәгариф һәм культура буенча комиссияне Ксения Журавлева, фән, инновацияләр һәм яшьләр арасында эшмәкәрлек буенча комиссияне Гөлгенә Мортазина, экология мәсьәләләре буенча комиссияне Салават Әхмәдиев җитәкләячәк.

– Яшьләр парламенты рәсми оешмаларның берсе була. Үзегезгә йөкләнгән вазыйфаларга җаваплы карарсыз, дип өметләнәм. Бергә эшләсәк кенә тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булачак, – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. – Сезгә уң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X