erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Павел Дуров мәктәп балаларын атып үтерүче Илназның Telegram-каналы турында сөйләде

Илназ Галәвиев мәктәпкә һөҗүм итәр алдыннан бер сәгать алдарак социаль челтәрдә махсус канал ача.

Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм итеп, җиде баланы, ике укытучыны атып үтергән Илназ Галәвиев җинаять кылыр алдыннан Telegram-канал ясаган. Көч куллануга чакыру язылган булганга күрә, каналны бер сәгать эчендә блокировкага куйганнар. Бу турыда мессенджерга нигез салучы Павел Дуровка сылтама белән РИА Новости язды.

«Казанда атыш оештырган егет җинаять кылу алдыннан 20 минут алдарак Telegram-каналда яза. Җинаять кылган мизгелдә каналда бер катнашучы — канал ясаучы үзе генә була. Җинаятькә 15 минут калгач, ул каналны гавәми (публичный) итеп ясый. Ул шулай итеп үлем алды язмасы калдырырга теләгән булуы ихтимал. Telegram модераторлары тиз эшли, көч куллануга чакырган өчен, каналны бер сәгать эчендә блокировкалыйлар», — ди Дуров.


7
Дуров сүзләренчә, җинаятьчене полиция тоткач кына, каналга язылучылар һәм дәгъва белдерүчеләр барлыкка килә. Мессенджерга нигез салучы фикеренчә, хокук саклаучылар барлык Telegram-каналларны реаль вакытта карап торсалар да, алар шундый кыска вакыт эчендә фаҗигане булдырмый кала алмас иде: җинаятьче үзенең планнарын алдан күрсәтмәгән, бернинди конкрет фактлар бирмәгән бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Психик яктан стабиль булмаган кешеләрдән җәмгыятьне саклап бетерү мөмкин түгел. Миллион кешенең берсе социопат булырга, бер сәбәпсез агрессиягә әзер булырга мөмкин», — ди Дуров.

11 майда 19 яшьлек Илназ Галәвиев Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырды. Ул ике укытучыны, җиде баланы үтерде, 23 кеше имгәнде, аларның 20се балалар. 
Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X