erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Печән өсте якынлаша

Җәй дә матур килергә охшап тора, күпьеллык үләннәр, уҗымнар яшел хәтфә булып күтәрелеп килә

Язгы кыр эшләре төгәлләнүгә терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. 
Гадәттә печән чабуга беренчеләрдән булып курсалар керешә. Бу  Сабантуйлар көннәренә туры килә, бәйрәм үтә дә китә, ә азык көн дә кирәк. Шуңа күрә иң витаминлы, иң сыйфатлы печән курсаларда була. Аны саклый торган менә дигән складлары да бар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов “Казанка“ һәм “Курса МТСы“ ширкәтләрендә булды, азык әзерләү техника-сының әзерлеген карады һәм яхшы бәя бирде. Ике хуҗалыкта да техника яңарды, булганнарын кышкы айларда ук төзәтеп, көйләп куйдылар.
Министр урынбасары механизаторлар белән дә очрашып сөйләште, исән-имин эшләүләрен теләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә-сенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов әйтүенчә, хуҗалыклардагы терлек-ләрне ел буе ашату өчен 180 мең тонна сенаж, 170 мең тонна силос кирәк. Узган елгы 65 мең тонна сенаж, 78 мең тонна силос бар. “Бәхеткә, быел районда бозып чәчәрлек мәйданнар булмады“, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
Баш белгеч күпьеллык үләннәрне уру 10 июньнән соң башланыр, дип фараз итә. Аларны иң яхшы срокларда җыйнап алырга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X