erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Печмәнтау авылында Сабантуй узды

Районыбызда Сабантуйлар башланып китте

Бүген, 11 июнь көнне, Ташкичү җирлегенә керүче Печмәнтау авылында сабан туе узды. Мәйданда төрле ярышларда балалар көч сынашты. Күз бәйләп уенчык кисү, йөгерү, таяк тарту, йомырка куелган кашыкны кавып узышу, аркан тартышу - барысы да истәлекле бүләкләр белән бәяләнде. 

Иң кызыклы уеннарның берсе - әтәч артыннан йөгерү булды. Тәртибе дә үзенчәлекле: әтәчне очыртып җибәрәләр дә, балалар аны куып тотарга тиеш. Куып тоткан бала әтәчне алып кайтып китә. Бүген ике әтәч уйнатылды, бер кыз, бер малай әтәчле булдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уеннар җыр-бию белән үрелеп барды. Кечкенә генә авыл булса да, гөрләп узды Сабантуй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X