erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Печән өсте якынлаша

25 майда “Казанка” хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә багышланган район семинар-киңәшмәсе булды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр, авыл хуҗалыгына бәйле хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Алдагы көннәрдә бик тә көтеп алган яңгырлар явып үтте, шуңа күңелләр шат иде.

– Язгы кыр эшләрен матур гына, оешкан төстә башкарып чыктыгыз. Барыгызга да зур рәхмәт! – диде Ренат Гатиятов. – Хәзер терлек азыгы әзерләү чоры җитте, бик җаваплы вакыт, терлекчелекнең киләчәге шушы чорда хәл ителә.

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров техниканың, кешеләрнең бүген үк эшкә әзер булуларын әйтеп үтте. Соңгы вакытта яңа техникалар кайтып тора. Әле менә яңа “КамАЗ” машинасы алганнар. Шактый мәйданнарда кукуруз чәчкәннәр, күпьеллык үләннәрнең торышы яхшы.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалыкларның азык әзерләү техникасы белән 50 процент кына тәэмин ителгән булуын искәртте.

“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов тракторларны, азык әзерләү техникасын техник карау нәтиҗәләре белән таныштырды, таләпләрне аңлатты. “Төрнәле–Пошалым” хуҗалыгында бер генә техника да әлегә кадәр исәпкә куелмаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов күпьеллык үләннәрнең бүгенге көндә нинди хәлдә булуын үсемлекләрнең үрнәкләрен күрсәтеп сөйләде. “Картайган үләннәрне тотудан файда юк, – диде ул. – Дүрт еллык үләннәр ике-өч еллыкларыннан күпкә кайтыш. Яхшы басуларда үләннәр инде 40 сантиметрга кадәр җиткән. Чәчәккә бөреләнгәч алынган печәндә витаминнар иң күп күләмдә була”.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин яхшы сыйфатлы  орлыклар әзерләүнең әһәмиятен аңлатты. Яхшы орлык чәчсәң уңыш та мул, сыйфаты да яхшы булачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов, республика ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Рөстәм Һашимов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов сыйфатлы азык әзерләү буенча таләпләрне, рационнарны дөрес төзү юлларын аңлаттылар.

Район башкарма коми-тетының хезмәтне саклау буенча белгече Илшат Нәбиуллин хезмәтне саклау буенча таләпләр турында сөйләде.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Казанка” хуҗалыгының азык әзерләү техникасын карадылар.  Төрле фирмалар үзләрендә җитештерелә торган техниканы тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X