erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Печәнлектә аю үлеп ята?

"Мондыйны ук күргән юк иде әле...".

 Башкортстанның төньяк районнарында яшәүчеләр Балтач районының Начар авылы янындагы күренеш турында актив фикер алыша. Әлеге фото яшен тизлегендә социаль челтәрләрдә таралды. Авылдан ерак түгел, печәнлектә үлгән аю табылган. Урындагы халык аның зурлыгына гаҗәпләнә.   "Сыер зурлыгында"гы бу аюның яланга чыгып вафат булуы да гаҗәп.   - Безнең урманнарда элек аюлар юк иде, әмма соңгы елларда алар сирәк булса да очрый. Гадәттә, алар соры төстә һәм бәләкәйрәк. Бу кадәр зур һәм кара аю кайдан килеп чыккан? - дип аптырый урындагы халык.   Шунда ук фикер алышучыларның берсе аюлар бик картайгач кара төскә керә, дип тә белдергән. Бераздан, җирне экскаватор белән казып, бу ерткычны күмүләре турында да билгеле булды. Әле ярый аю исән чагында кешеләр каршысына чыкмаган.

.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=30451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X