Реклама
Баланың гомерен саклап кала алмаганнар
ТНВ сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, Бөгелмәдә урнашкан педагогия көллияте гаражында күп яралар белән алты яшьлек бала табылган.
Күкрәк читлеге һәм эчке урыннарына зыян килгән баланы шунда ук район хастаханәсенә илткәннәр. Тик саклап кала алмаганнар.
Әлеге бәхетсезлек буенча җинать эше кузгатылган. Баланы машина бәрдергән дигән фараз бар. Шик тудырган көллият хезмәткәре тоткарланган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз