erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Педагогларның хезмәт хакы артырмы?

Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашуда бу мәсьәләгә аерым тукталды.

Кичә Владимир Путин мәгариф министры Сергей Кравцов белән мәктәптә белем бирү һәм укытучыларга ярдәм итүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. Сергей Кравцов май указларында һәм күптән түгел Федераль җыелышка Юлламасында Президент куйган бурычлар ничек үтәлүен белдерде. Педагогларның хезмәт хакы, сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләр, мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында сүз барды. Ведомство башлыгы барлык эшләр дә план буенча бара, дип ышандырды.
Министр, Президент Юлламасы нәтиҗәләре буенча йөкләмәне гамәлгә ашыруда каралган сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кертү буенча эш башланды, дип өстәде. Түләүләр 1 сентябрьдә башланачак, шул ук вакытта төбәк өстәмәләре дә сакланачак, дип ассызыклады.
— Икенче мөһим бурыч — кече яшьтәге мәктәп укучыларын тукландыруны оештыру. Һәм өченче мәсьәлә — төзелеш. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм мәҗбүри лицензияләү, вакытны сузмау, — диде Сергей Кравцов.

Фото: kremlin.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Pedagoglarni-hezm-t-haki-artirmi-163509/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X