erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсионерларны курсларга көтеп калабыз!

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга ТР Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җавап бирә.

 

 

Рузия Илсуровна, пенсионерлар өченче буын университеты турында язуыбызны сорыйлар.

Татарстан Республикасы буенча “Россиянең пенсионерлар берлеге”нең төбәк бүлекчәсе безнең Арчадагы клиентлар хезмәте белән “Өченче буын университеты” базасында 2020–2021 уку елына тыңлаучыларны кабул итә.

Пенсионерлар нинди программалар буенча шөгыльләнәчәк?

– Һәр бүлек аерым программа буенча эшләячәк. Компьютерга өйрәнү бүлеге булачак. Бакча һәм дизайн, туган як тарихы, хокук белемнәре мәктәбе, бию терапиясе бүлекләре пенсионерларны кабул итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу бүлекләргә язылырга теләүчеләр кая мөрәҗәгать итәргә тиешләр?

– Курсларга язылырга теләүчеләр безгә – Арчадагы клиентлар хезмәтенә 10нчы яки 11нче бүлмәгә килсеннәр. Үзләре белән паспорт, пенсия кенәгәсе, хезмәт кенәгәсе булсын.

Гаризаларны ничәсенә кадәр кабул итәсез?

– Гаризаларны 2020 елның 5 октябренә кадәр кабул итәбез. Пенсионерларны көтеп калабыз! Телефоннар: 3-03-79, 3-00-79.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X