erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсия февральдә күбәйде, мартта азайды. Нишләп?

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлегенә гел шалтыратып торалар.

 “Февральдә пенсия акчасы гыйнварга караганда күбрәк килде, ә мартта нишләп азайды ул акча?” – дип сорыйлар. Һәрбер шалтыраткан кешегә аңлатып утыруы кыен. Без бу сорауга аңлатуны сорап, Арчадагы халык белән эшләүче бүлек җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабировага мөрәҗәгать иттек.

   – Татарстан Республикасы буенча Россиянең Пенсия фонды эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен 2022 елның гыйнварыннан 8,6 процентка индексацияләде, – дип сөйләде Миләүшә Сабирова. – Индексация ике этаптан торды. Башта 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсия 5,9 процентка индексацияләнде. Февральдә Россия Президенты кушуы буенча федераль закон нигезендә пенсияне индексацияләү 8,6 процентка җиткерелде.

– Димәк, февральдә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә гыйнварда алып җиткерелмәгән акча өстәлеп килде.

– Әйе. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларга пенсия 5,9 процентка (индексация) артып килде. Ә февраль пенсиясенә 8,6 процент индексация акчасы һәм гыйнварда алып җиткерелмәгән 2,7 процент (8,6 – 5,9 = 2,7%) индексация өстәлде. Кабатлап әйтәм, гыйнварда алып җиткерелмәгән акча февраль аендагы пенсиягә кушылды. Мартта пенсияләр 8,6 процент белән  индексацияләнеп килде. Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2022 елның гыйнвар, февраль, март айларында 8,6 проценка индексацияләнде. 2022 елның калган айларында да эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 8,6 процентка артып киләчәк. Һәр пенсионерның пенсиясе индексацияләнгәннән соң төрлечә арта, ул пенсиянең күләменә карап исәпләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Пенсиянең күпмегә артканын белү тәртибен дә аңлатып үтсәгез иде.

– Индексацияләнгәннән соң пенсиянең күпмегә артканын белү өчен Россиянең Пенсия Фонды сайтындагы шәхси кабинеттан яки “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан белеп була. Моның өчен “Пенсияне һәм социаль түләүләрне билгеләү буенча белешмәгә заказ бирү” дигән электрон сервисны активлаштырырга кирәк. Белешмә чынбарлыктагы вакыт режимы белән берничә секунд эчендә әзер була. Ул юридик көчкә ия, чөнки  квалификацияле электрон имзалы мөһер белән раслана.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X