erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсия фонды лаеклы ялга чыкканда пенсия күләмен мөмкин кадәр зур итү өчен киңәш бирә

Пенсиягә чыгарга биш ел калгач, пенсия хокукларын тикшерергә кирәк.

Лаеклы ялга чыгуга алдан әзерләнергә кирәк. Барыннан да элек, кирәкле документлар булырга, ә аларны тикшерү һәм рәсмиләштерү билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш, ди Пенсия фонды экспертлары.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, пенсия билгеләү процедурасын тизләтү һәм гадиләштерү өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды клиент хезмәтенә алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук үз эш бирүчеңә документлар белән эш итүне башлау өчен мөрәҗәгать итү мөһим. Иң яхшысы — пенсиягә чыкканчы биш ел эчендә пенсия хокукларын тикшерә башлау. Ким дигәндә, моны пенсия яше җиткәнчегә кадәр алты ай кала эшләргә була.

Россия Пенсия фонды белгечләре элеккеге эш бирүчеләргә һәм архив органнарына хезмәт стажы турында мәгълүмат алу өчен запрослар җибәрә, хезмәт кенәгәсен тутыруның дөреслеген тикшерә. Алар пенсия билгеләнгән вакытка пенсия эше макетын әзерләячәк.

Кирәк булганда шәхси исәп-хисапны тиешле мәгълүматлар белән тулыландырачаклар. Бу булачак пенсионерга барлык эш чорларын исәпкә алу һәм, димәк, мөмкин булган кадәр пенсия күләме алу өчен кирәк. Шулай ук Россия Пенсия фондына тагын бер кат бармас өчен дә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта пенсия коэффициентларының саны иминият взнослары суммасына бәйле: рәсми хезмәт хакы югарырак булган саен, эш бирүче булачак пенсиягә взносларны күбрәк, диелә бу хәбәрдә. 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X