erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсия тупланмалары акчаларын хокукый дәвамчыга түләү.

Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына 58 млн. сум акча түләде.

Вафат булучы  иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын алу өчен гариза язарга кирәк. 

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытында пенсия тупланмалары РФ Пенсия фонды аша формалаштырылса, гариза  Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында кабул ителә һәм акча Россия Пенсия фонды аша түләнә. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалаштырган туганнарының  вафат булуыннан соң 6 ай дәвамында Пенсия фонды аларның хокук дәвамчылары  тапшырылган документларны бергә туплый. Җиденче ай дәвамында пенсия тупланмаларын түләү яисә хокук дәвамчыларының мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.Акча карар чыгарылган айдан соң килүче айның 20 сеннән соңга калмыйча күчерелә. 

       Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытына пенсия тупланмалары  дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында формалаштырылган очракта, хокук дәвамчылары гаризаларын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшыра һәм акча да шул фонд аша түләнә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

       Шунысын истән чыгармаска кирәк: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча хокук дәвамчыларының мөрәҗәгать итү вакытлары чикләнә. Гариза вафат булучының үлеменнән соң 6 ай узганчы тапшырылырга тиеш. 6 айдан соң хокук дәвамчысы булу фактын суд аша исбатларга туры киләчәк. 

         Вафат булган иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын түләүгә кагылышлы мәгълүматны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә, шулай ук Россия Пенсия фондының интернет сайтында танышырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X