erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пенсиягә кагылышлы сорауларга җаваплар

“Код сүзе” нәрсә ул?

Редакциягә газета укучыларыбыздан сораулар килеп тора. Пенсия белән бәйле сорауларга Пенсия фонды идарәсенең  Арчаның клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузилә Нурмөхәммәтова җавап бирә.

--Рузилә Илсуровна, Пенсиягә кагылышлы сорауларга Пенсия фондына бармыйча да җавап алып буламы?

-- Була. Пенсия күләме, стаж, пенсияне китерү көне һәм башка пенсиягә кагылышлы шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин.

-- “Код сүзе”н кайберәүләр аңлап та бетермәскә мөмкин, “Код сүзе” нәрсә ул?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- “Код сүзе”н һәркем мөстәкыйль сайлый. Ул сүзне ул үзе генә белергә тиеш. Пенсия фондына мөрәҗәгать итүче  “Код сүзе”н Пенсия фондының рәсми сайтындагы (www.pfrf.ru) шәхси кабинетында күрсәтә. Шулай итеп, белгеч консультацияне “Код сүзе” булганнарга гына бирә.

-- Ә “Код сүзе”н ничек рәсмиләштерергә?

-- Шәхесне раслаучы код сүзеннән файдалану өчен гариза кирәк булачак. Аны интернет челтәрендә шәхси кабинетта да эшләп була. Шулай ук гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә бирергә мөмкин.  Моның өчен алдан язылырга кирәк. Код сүзен рәсмиләштергәч, Пенсия фондына өйдән торып мөрҗәгать итүче башта, 2-79-27-27 телефонына шалтыратып, үзе генә белгән код сүзен әйтә һәм кызыксындырган сорауларына җавап ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X