erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Песиләр падишаһы”

Инстаграм битендә “Күрше балыктан кайта” дигән видео урнаштырган идек.

Карап торышка, гади генә әйбер – берәү балыктан кайта, аны урам мәчеләре каршы ала. Әмма кую белән ул шундый көчле яңгыраш тапты, башка аккаунтлар репост ясап үзләренә урнаштырды, шалтыратырга, сорашырга тотындылар. Үзебез дә аптырап куйдык. Эше юк ... бет баккан, дип уйларлар инде, дисәк... Юк, ник бер тискәре фикер әйтсеннәр, бар да андагы урам песиләрен сыйлаган кешегә рәхмәт сүзләре җиткергәннәр, аны хәтта геройга тиңләгәннәр.

Видеода күрсәтелгән күренеш, чыннан да, дөреслеккә туры килә. Виктор Носов көн дә Казансу елгасына балыкка йөри, вак кына балыклар тотып кайта һәм шуларны урам мәчеләренә бүлеп бирә. Алар моңа шулкадәр ияләшкән, балыкчыны юлда, юл кырыйларына тезелеп көтеп торалар. Ул чат башында күренүгә дәррәү каршына йөгерәләр.

Виктор көн дә бер урында туктап утыра да, кабыннан балыклар чыгарып, песиләргә ыргыта. Барысына да җитәрлек балык та булмый, песиләрнең саны хәтта егермегә җыела. Яшереп калдырып, тагын берәрне ыргытмас микән, дигән өмет белән артыннан өенә кадәр озата да баралар, майлы калҗа башка тәтемәгәч, кире борылалар.

Видеога төшергән көнне кара капта балык аз иде. “Бер урында туктап этләрне дә ашатам әле мин”, – дип аңлатты Виктор.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Каян килгән аның кадәр мәче, диярсез. Үзебез дә белмибез, бер чат арасы гына бит әле ул. Кеше булса, бер-берсенә хәбәр итәләр, дияр идең. Балык исен сизеп өстәге, астагы урамнардан да киләләр, дисәң инде... Виктор да алар белән сөйләшә, балык көтеп күзенә текәлеп карап торган мәчеләргә карый да кулларын җәеп: “Бүген балык аз эләкте, башка юк бит”, – ди.

Җыен хуҗасыз, ач песиләр ул урамда икән, дип уйламагыз тагын. Аларның барысының да хуҗалары бар. Тик кайсыбыз тәмле ашарга яратмый? Өстәвенә әле бушка да булса.

Кайберәүләр урамны таныганнардыр да инде. Шәһәр үзәгендәге Вахитов урамының коммунальный башы ул. Виктор Носов күптәннән бу урамда яши. Башта үз йорты иде, ул урында күпкатлы йорт салып чыктылар, аңа шул тирәдән генә фатир бирделәр. Ялгызы тора, бала-чагасы юк, күптән лаеклы ялда. Нишләп кенә бетсен. Бакчасы булса да ярар иде әле... Хәер, күңелендә изгелек булган кеше аңа да карамый. Виктор өйдә тик ятканчы су буена төшеп балык тотудан, шулар белән песиләрне, этләрне сыйлаудан, аларны сөендерүдән үзенә тәм таба. 

Кичә янына барып, аның турында язган комментарийларны күрсәттек. “Бу кешегә җәннәттә урын әзер. Песи – изге хайван”, “Рәхмәт, бер булса да күңелгә яраклы яңалык”, “Сәламәтлек телибез бабайга. Тамаклары туйган песиләр өчен”, “Изгелектән күңелгә җылы һәм рәхәт булып китте. Без күбебез изге күңелле, тик тормыш мәшәкатьләре белән генә кысылганбыз”, “Гади кешеләр генә, үзләренә калмаса да, соңгы ризыклары белән дә бүлешә”, “Песиләр падишаһы” һәм башкалар. Виктор ирен чите белән елмайды да, уңайсызланып китеп барды. Ул мактау сүзләренә мохтаҗ түгел. Күңелен биреп, йөрәге күшканча эшли. Мактасалар да, сүксәләр дә туктамый. Шуннан үзенә канәгатьләнү хисе ала.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X