Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Петуния үстерүнең өч сере

    Җәй башыннан ук чәчәк атсын өчен, петунияләрне менә хәзердән үк чәчәргә кирәк. Ай календаре буенча, иң яхшы көннәр: февральдә – 11, 12, 15, 19, 24; мартта – 4, 5, 6.

    Петунияне чәчкәндә бер үзенчәлекне истә тотарга кирәк: аның орлыкларын туфрак белән күмдерергә ярамый. Иң яхшысы – кар өстенә чәчү.

    Йомшак, көпшәк, уңдырышлы туфракны сай гына пластик савытларга тутырып, җылымса су сибелә. Туфрак өстенә калын гына итеп кар өелә дә, кар өстенә орлыклар чәчелә. Алар бик вак, шуңа да тигез итеп чәчүе кыенрак. Ә кар өстенә орлыкның күпме төшкәне күренә. Бер урында куерак булып, бер урынга орлык төшмәсә, кары-ние белән күчерергә дә җайлы.

     

    Шәхсән үзем шулай чәчәм һәм капкачын каплап, җылылык торбасы өстенә куям. Орлыгы иске булмаса, алар бик тиз – дүрт көн дигәндә тишелеп чыга. «Элмәкләр» күренүгә, савытны тәрәзә төбенә урнаштырам, капкачын ачам. Туфрагы кибеп китсә, бик саклык белән генә җылымса су сибәм. Алар әле зәгыйфь була, суны өсләреннән сипсәң, авып китәләр. Күп кеше кар суы куллана, ләкин минем кар эретеп ятарга вакытым юк, краннан гына агызып алам.

     

    Бераз күтәрелә башлауга, сыек ашлама сипсәң, яфракларының төсе җетеләнеп, көрәеп китәләр. Мин үзем кибеттән сатып алган әзер тирес ачыткысы сибәм (кайчак, онытып та җибәрәм. Аңа карап, рассада үсүдән туктамый, билгеле).

    Бу сай савытта алар 3 чын яфрагы чыкканчы гына үсә, аннары аларны күчереп утыртырга кирәк. Петунияне күчерер өчен артык зур савыт кирәкми, 150–200 мл стаканнар бик җиткән.

    Күчергәндә тагын бер үзенчәлеге бар – беренче чыккан ике яфрагын туфрак белән күмдерсәң, тамыр муентыгы череге башлана. «Черная ножка» диләр аны. Шуңа күрә сак кына күчерегез. Дөресен әйтсәм, мин бер стаканга икешәр үсемлек утыртам. Икесен дә бер ояга түгел, ояларын аерым ясыйм. Җиргә күчереп утыртканда да шулай икесен бергә утыртып куям. Комачауламый алар бер-берсенә.

     

    Петуния куагы шау чәчәк атсын өчен, аның тагын бер сере бар: 5-6 чын яфрак чыгарганнан соң (үсемлекнең биеклеге 8 сантиметрдан да ким булмый), рассаданың башын чеметеп алырга кирәк. Шуннан соң ул тармаклана башлый, ә тармакларда чәчәкләр күбрәк була. Менә шушы чорда инде ашлама белән сыйларга онытмаска кирәк. Ашлаган җир генә аш бирә, диләр бит.

     

    Бу соңгы чеметү түгел әле: ян тармаклар үсеп киткәч, аларның да башын өзеп алалар. Озынрак булса, кисеп алган тармакны суга утыртып, тамырландырырга була. Аның өчен капкачлы банка җайлы. Банкага җылымса су тутырып, капкачын каплагыз да, капкачка бик тар булмаган ярыклар ясагыз. Шушы ярыктан үсемлекнең «тәпиен» генә суга батырыгыз, өске ягы капкач өстендә калсын. Болай эшләсәң, үсемлек суга егылып төшеп, череми.

     

    Петуния бик артык салкын булмаган кырауга түзә әле, әмма барыбер дә яшь үсемлек салкынга чыдам түгел. Иртәрәк утыртсагыз, өстен капларга кирәк. Ул кояшны ярата, дымны, ашлаганны ярата. Ара-тирә тармак очларын чеметкәләп, чәчәк атып бетергән бөреләрен өзгәләп торсагыз, петуния кара көзгә кадәр чәчәк ата. Көзен чәчәк атып бетергән бөреләрне учыгызга селкеп, орлыгын да җыеп куя аласыз. Үз орлыгыңнан үстерсәң, үсемлек көчлерәк була.

     http://www.syuyumbike.ru/news/bakcha/petuniya-sterne-ch-sere

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: