erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Питомник клубында дини кичә үткәрелде

Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина хәбәр итә.

Плодосовхоз авыл клубында, Рамазан ае хөрмәтенә мөнәҗәтләр, вәгазьләр, догалар кичәсе үткәрелде.Питомникта яшәүче Гөлчәчәк абыстай үзе, аның шәкертләре, Питомник халкы һәм "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле катнашты.Кичәне Гөлчәчәк абыстай дога белән башлап җибәрде, Дания апа,Фирәүзә апа, Саймә апа, Фәүзия апалар дәвам иттеләр.Мөнәҗәтләрне Лениза апа, Зөлфирә апа, Фәридә, Фәния җырладылар. Гөлчәчәк абыстай, Рамазан аена багышлап вәгазьләр һәм теләкләр әйтте.Җырчыбыз Дамир Шакиров (баянда Вилорик Зиатдинов уйнады) матур җырларын башкарды.Соңыннан, "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле "Ходаема мең рәхмәт" дигән яңа җырын җырлады.Мәртәбәле һәм файдалы кичә булды.Барыгызга да зур рәхмәт!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X