erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Планлы эш таркалмый

Штерә авылындагы федераль программа кысаларында төзелгән яңа клуб бинасы төзелешен август аенда тәмамлап, беренче сентябрьгә файдалануга тапшырырга планлаштыралар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин, оешма җитәкчеләре төзелеш, ныклап төзекләндерү барган урыннарда булып, планлаштыру үткәрделәр, эшләрнең барышын карадылар. Татарстан Рес-публикасы “Главинвестстрой” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнур Кәлимуллин да катнашты.

  Штерә клубы иске, тузган иде. Авыл халкы яңа клубны бик көтте һәм, ниһаять, теләгенә иреште. Әлеге бина бик матур булачак. Дөрес, әлегә биредә эш бик күп, әмма барысы да планлаштырылганча бара.

– 45 урынлык, анда бөтен уңайлыклар булачак, – диде төзелеш алып баручы “МСО” ширкәте прорабы Илшат Муллаҗанов. – Китапханә дә шушы бинада урнаша. Хәзерге вакытта биредә эчке эшләр алып барыла.

Арча үзәк хастаханәсенең стоматология бүлеге бинасы төзелә.

Кайчандыр өченче мәктәпнең интернаты булган элекке бина да заман таләпләренә туры килми иде инде.

– Биредә, заманча бөтен кирәкле җиһазлары булган яңа теш поликлиникасы булачак, – диде “МСО” ширкәте җитәкчесе урынбасары Рәис Шәйдуллин.

Чираттагы тукталыш – Арча тимер юл вокзалы яны. Бу урында нәрсә була икән, дип уйлаучылар аз түгелдер. Чөнки халык һәр яңалык белән кызыксынып тора. 

   – “Уңай шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты буенча эшләнә торган бик матур ял итү урыны булачак биредә, – диде Ренат Гатиятов. 

Бүген биредә кызу темп-лар белән эш бара. “Эталон” төзелеш компаниясе” ширкәте мастеры Адель Галиевка мөрәҗәгать иттем.

– Ике ягында түбәләп алынган ял итү урыны ясала. Эскәмияләр куела. Модульле бәдрәфләр була. Уртада балалар мәйданчыгы, яшел зона. Сәяхәт итүчеләрне алып килгән автобусларны кую өчен урын да булачак, – диде ул. – 1,5 метр киңлектә велосипедчылар, шуның кадәр үк киңлектә җәяүлеләр өчен юл эшләнәчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул юл Коммуна урамы буйлап барып, Казансу елгасына килеп чыга. Анда шулай ук җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен тимер күпер эшләнә.

“Эталон” төзелеш компаниясе” ширкәте Арчаның үзендә дә бу юнәлештә эшне дәвам итә. Шәһәрдә уңай мохит тудыру буенча төзекләндерүнең бишенче чираты тормышка аша. Матур утыргычлар, ял итү урыннары, яктырткычлар белән җәяүле һәм велосипедчылар юлы Арчаны әйләнеп үтә торган юл белән тоташачак.

Ныклап төзекләндерү барган берничә урында да булдык. Шуларның берсе – Арча сәнгать мәктәбе.

– Зур күләмле эш башкарыла. Апрельдә башлаганнар иде инде. Тулысынча түбәне алыштырдылар, бинаны тышладылар. Хәзерге вакытта ныклап төзекләндерү эшләре бара. Болар барысы да “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында башкарыла, – диде сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова.

Арча станциясенең Төзүчеләр урамында урнашкан 8нче “Каенкай” балалар бакчасы да быел танымаслык булып үзгәрәчәк. Идәннәр җылытыла, тәрәзәләр, ишекләр алышына, идән, стена, түшәмнәр заманча эшләнә, электр чыбыклары алышына һәм башкалар.

“Арча” спорт комплексында да күләмле эш планлаштырылган.

– Биредә түбә, стеналар төзекләндереләчәк, җилләтү, элемтә, электр белән яктырту системалары каралачак, бассейнның түшәме алыштырылачак, – диде Илшат Галимуллин. – Катлаулы эшләр, кыш буе да дәвам итүе бар.

Төзелеш алып барылган, ныклап төзекләндерелгән объектлар районда болар гына түгел.

– Югары Курсадагы иске мәдрәсә ныклап төзекләндерелә һәм анда Курсави музее булачак, – диде Ренат Гатиятов. – Моннан тыш, башка социаль объектларда да күп эшләр алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X