erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Поездда мондый хәлне күргән юк иде

Нинди замана бу?!

Бүген Казанга Корьән ашына,  туганнар җыелышып, поезд белән бардык. Кайтканда да поезд белән. Бик җайлы. Кайтканда Ижевск ягына тиз кайтучы экспресс поездга эләктек. Урыннар юк. Апага бер егет торып урын бирде. Янымда олы яшьтәге бер хатын басып тора. "Яшьләр утырып бара. Ник берсе торып урын бирсен. Аякларым авырта", - диде ул рәнҗеп.  "Азрак этелә алмассызмы икән. Менә бу апаны утыртырга иде", - дидем мин яшь кызларга. Әмма тегеләрдә, урысчалап әйтсәк, "ноль эмоция". Шулай да апабыз азрак арт ягын төртте. Тегеләр селкенмәде дә. Әмма ул озак бара алмады, торды. Җайсыз, диде. Ә теге кызлар урыннарыннан кымшанмадылар да. Мин бу хәлгә бик аптырадым. Минем мондый хәлне күргәнем юк иде. Ярар торып урын бирмәсеннәр дә ди. Әмма этелеп, апаны утырта алалар иде бит! Шунда бер хатын: "Малайлар үстерәбез. Нинди киленнәр килер, Аллага тапшырдык...", - диде башын чайкап. Ә  Арчага килеп җитәрәк чыгу юлына барабыз. Шунда матур итеп ак яулыгын бәйләгән бер яшь кыз 45 яшьлек хатынга урын тәкьдим итте. Менә бит, кызларның да төрлесе бар! Әлбәттә, без судья түгел.Аллаһы Тәгалә һәр нәрсәне үз урынына куя. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X