erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 7 кеше тоткарланган

Битараф булмагыз

“Тоннель” профилактик чаралары даими үткәрелеп, административ хокук бозучылар исемнәре белән газета битләрендә яктыртылып барсалар да, күпләр әле сабак алырга теләми.

Монда сүз алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырып юлга чыгучылар турында бара.

Баштарак: “Ник аны исемнәре белән яздыгыз инде”, – диючеләр дә булды. Берара исерек килеш машина белән идарә итүчеләр турында хәбәрләр килми торды. Аңладылар, нәтиҗә ясадылар, ахры, дигән фикергә дә килергә тырыштык. Тик... озакка гына булып чыкмады.

Октябрь аенда берничә көн эчендә генә дә юл-патруль хезмәте инспекторлары, полиция хезмәткәрләре тарафыннан 7 кеше тоткарланган.

15 октябрьдә “Арча–Мари Иле чиге” автомобиль юлының 23нче километрында иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә 1971 елгы Марат Вафин идарә иткән “Лада-Ларгус”, шул ук көнне иртәнге җиде тулганда Казан–Малмыж юлының 65нче километрында 1972 елгы Илнур Минһаҗев идарә иткән “Лада-111930” машиналары туктатыла. Ике очракта да йөртүчеләренең алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгулары мәгълүм була. 

16 октябрьдә 14 сәгать 16 минутта ЮХИДИ хезмәткәрләре Арча шәһәренең Сибгатуллин урамында, 4нче йорт янында 1967 елгы Рамил Вильданов йөрткән “Лада-Веста”, төнге бер туларга 20 минутта шулай ук Сибгатуллин урамында, бу юлы 53нче йорт янында 2003 елгы Нияз Камалиев идарә иткән “Рено-Сандеро” машинасын тоткарлыйлар. Махсус прибор белән тикшерү нәтиҗәсендә аларның да эчкән килеш руль артына утырулары исбатлана.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

18 октябрьдә көндезге өч туларга 25 минутта эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган “Лада-Гранта” йөртүчесе 1971 елгы Рәкыйп Исхаков, шул ук көнне төнге беренче 22 минутта ВЛКСМның 70 еллыгы урамында, 105 йорт янында юл-патруль хезмәте инспекторлары кулына эләккән “Лада-Гранта” машинасы хуҗасы 1992 елгы Руслан Ибраһимовның да алкогольле эчемлек кулланып юлга чыгуы  ачыклана.

19 октябрьдә көндезге икенче 20 минутта Казан–Малмыж юлының 65 километрында “Киа-Рио” машинасын туктаталар. Аны йөртүче 1976 елгы Дамир Шакиров та алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган була.

Һәрберсенә урында административ материал төзелә. 1 ноябрьдә үткән җәмәгать суды карары нигезендә, аларның алтысы Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе, беренче бүлеге, Рәкыйп Исхаков 12.26 маддәсе, беренче бүлеге  буенча административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм аларга 30 мең сум штраф салына, 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

Юлларда исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләрне күрсәгез, шунда ук хәбәр итәргә кирәк, диләр ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары. Алар юл-транспорт һәлакәте тудырып, бер гаепсез кешеләрне харап итәргә мөмкиннәр. Һәр район өчен аерым Телеграм-канал булдырылган. Хәбәрне аноним итеп шунда җибәрергә була.

– Ул Телеграм-каналны ничек табарга соң? Моның бер авырлыгы да юк. Мессенджерның эзләү юлына “Госавтоинспекция Арского района” дип язсаң, шунда ук килеп чыга. Шулай ук каналга сылтама белән логотиплар һәм куар-кодлар белән керергә була. Алар гражданнарны кабул итү урыннарында һәм дәүләт автомобиль инспекциясенең барлык патруль автомобильләрендә урнаштырылган, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Руль артына утырып юлга чыккан исерек транспорт белән идарә итүчеләргә карата битараф булмагыз. Андый хокук бозулар турында 8(84366) 3-12-02, 8(84366) 3-17-02 телефоннары буенча дежур частька, 8(84366) 3-25-02 телефоны буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә шалтыратып әйтергә дә яки канал администраторларына аноним – @arsk_gibdd_bot – язарга да була. Полиция хезмәткәрләренә кергән хәбәрне каналга язылган башка кешеләр күрмәячәк һәм аның турында белмәячәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X