erid:2VtzquqpS7d
Полиция бинасына килеп керүгә маңгайга пистолет терәделәр
Арча яңалыклары

Полиция бинасына килеп керүгә маңгайга пистолет терәделәр

Узган ел бу көннәрдә ни булганны хәтерлисезме?

Узган ел бу вакытны искә төшерсәң, көләсе дә, елыйсы да килә. Хәтерлисезме? Март ахырлары иде бугай. Урам буйлап кычкыртып, радио аша игъланнар ишеттереп полиция машиналары йөрде. "Урамга чыгарга ярамый. Өегездә генә утырыгыз",  - дип чаң суктылар. Волонтерлар өйләргә кибетләрдән ризыклар, дарулар ташыдылар.

Урамда, машинада битлексез йөргән кешене күрсәләр, полиция хезмәткәрләре эшкә кереште. Урамдагыларны хәтта машиналарына утыртып, беркетмә төзергә дип полиция бүлегенә дә алып киттеләр. Бер танышым да эшкә барышлый эләккән иде. "Мин машинада, гөлләр кебек җилдертеп полициягә барам", - дип шалтыратты. Ахырдан рәхәтләнеп көлештек. Тик ул минутларда аның бер дә көләсе килмәгәндер.

Арча буйлап барабыз. Эш буенча. Туктаттылар. Ярый әле алдан хәстәрен күреп, белешмә алып куйган идек

Бервакыт полиция бүлегенә эш белән бардым. Ишектән килеп керүгә полиция хезмәткәре маңгайга пистолет терәде. Минем күз маңгайга менде. Аннан ике күз дә пистолет карарга дип уртага килде. Акрынлап артка чигенеп, эскәмиягә килеп утырдым.

Ахырдан белдем, градусник икән ул, шуның белән температураны үлчәгән. Шул чакта күрмәгән булсам, пистолет шикелле термометр барлыгын белми үләсе булганмын. ул чакта полиция хезмәткәреннән сорарга оялдым, надан булып күренәсем килмәде.

Саный китсәң, узган ел кызыклы да, кызганыч та хәлләр күп булды. Сез дә хәтерлисездер әле? Язып җибәрегез безгә дә. 

Ярый, ул көннәр артта калды. Аллага шөкер. Киләчәктә оныкларга сөйләрлек кызыклы бер вакыйга гына булсын инде. 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев