erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Полиция хезмәткәрләренә рәхмәт хаты

Хатны бергәләп укыйк.

Без күп фатирлы йортта яшибез. Көннәрдән бер көнне подъезддан хәйран бәягә алынган велосипедны урлап чыгып киткәннәр. Табыласына бик ышанып бетмәсәм дә,  хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәргә булдым. Полиция хезмәткәрләре тырышлыгы белән тиз арада табылды югалган велосипед. Шушы күңелсез хәлдән соң үзебезне яклаячакларына ышанып, мөмкин кадәр тиз арада эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән элемтәгә керү мөһим  икәнен аңладым.  Урлашуны булдырмау, беренче чиратта, аларның эшчәнлеге белән бәйле. Халыкның куркынычсызлыгын, тыныч, рәхәт яшәешен тәэмин итүдә нәкъ менә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре иң мөһим урыннарның берсен тота.   Аларга да    халык ышанычын яулау бик мөһим. Кайсы гына өлкәне алма, халык белән хокук сакчысы арасында ышанычлы мөнәсәбәт булганда, җинаятьләр дә тизрәк ачыклана, административ хокук бозу очраклары да вакытында туктатыла.

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре!

 Хезмәтегез бәяләп бетергесез! Тормыш сездән һәр көн тәвәккәллек, батырлык, салкын зирәк акыл сорый.  Кайберәүләрнең  әхлакый тотрыксызлыгы, яшүсмерләрнең бозык юлга басуы   киләчәгебез өчен зур борчу тудыра.   Җинаятьчеләр белән көрәштә киләчәктә дә зур сабырлык, түземлек, рухи ныклык, сәламәтлек теләп калабыз. Гаиләбез исеменнән, һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз,   тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телибез!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алинә Мөхәммәтгалиева.

Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X