erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Полиция һәм волонтерлар югалган 13 яшьлек баланы эзлиләр

Ул 18 майда ук юкка чыккан

13 яшьлек Сергей Авдеев 18 майда Яшел Үзәндә югалган, әлегә кадәр аның эзенә төшә алмаганнар. Бу хактагы хәбәрне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте раслады.

Сергейның буе - 160 см, ябыграк гәүдәле, кыска сары чәчле һәм коңгырт күзле. Югалган вакытта өстенә бер версия буенча ак күлмәк, кара чалбар, икенче версия буенча зәңгәр чалбар һәм футболка кигән булган. Үзе белән кара рюкзак та алган.
Кайбер мәгълүматлар буенча, яшүсмернең беренче тапкыр гына югалуы түгел.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-politsiya-m-volonterlar-yugalgan-13-yashlek-balany-ezlilr


Арча хәбәрләре

Нет комментариев