erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Полициягә эшкә урнашасың киләме?

Полициягә көчле һәм сабырлар кирәк

Эчке эшләр органнары хезмәткәре  булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, теләгән һәркем полиция формасы кия аламы – Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе  – шәхси состав белән эшләү буенча бүлекчә җитәкчесе эчке хезмәт капитаны Римма Нурмөхәммәтова белән әңгәмәбез шул хакта.

– Римма Александровна, эчке эшләр органнарына эшкә урнашырга теләүчеләргә нинди таләпләр куела?

– Полициядә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен таләпләр 2011 елның 7 февралендә кабул ителгән 3-ФЗ номерлы “Полиция турында” Федераль законның 35нче маддәсендә күрсәтелгән. Полициядә 18 яшьтән 40 яшькә кадәр булган Россия гражданнары хезмәт итә ала. Хезмәт итәргә теләүчеләр җенесе, расасы, милләте, чыгышы, мөлкәти һәм вазыйфаи хәле, яшәү урыны, дингә мөнәсәбәте, инанулары буенча аерылмый. Алар Россия Федерациясе дәүләт телен белергә, урта (тулы) гомуми белемгә ия булырга, шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге, сәламәтлеге буенча полиция хезмәткәренә йөкләнгән хезмәт бурычларын башкарырга сәләтле булырга тиеш. Полициягә хезмәт итәргә керүче Россия гражданинына эш стажы 3 елдан да ким булмаган эчке эшләр бүлеге хезмәткәре беркетелә. Ул хезмәткә урнашучының полиция хезмәткәрләре өчен “Полиция турында”гы законы һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләр һәм тыюларны үтәве өчен шәхси җавап бирә.

– Полициягә эшкә урнашырга теләүчеләр арасында бәйге үткәреләме?

 – Бәйге бары тик вакантлы дәүләт федераль гражданлык хезмәте вазыйфаларына урнашу өчен генә уздырыла. Полициягә эшкә урнашу өчен кандидатлар җентекләп сайлап алына. Полициягә үз өстенә җаваплылык алырга сәләтле, көчле, кеше хәленә керә белә торган, сабыр, намуслы, лаеклы гражданнар гына кабул ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Полициядә хезмәт итү өчен нинди белемгә ия булу шарт?

– 2011 елның 30 ноябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итү турында”гы 342-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керү белән бәйле рәвештә эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең аерым категорияләренә карата квалификацион таләпләр катгыйландырылды.

Әлеге законның 9нчы маддәсе нигезендә җинаять эшләрен тикшерүче һәм оештыру, административ эшләр алып баручы, административ хокук бозулар турында эшләрне тикшерүче яки коррупциягә каршы һәм хокукый экспертизалар үткәрүче урта һәм югары җитәкчелек составына караучы  вазыйфа биләүчеләр югары юридик белемгә ия булырга тиеш. Аерым очракларда әлеге вазыйфаларга башка югары һөнәри белемгә ия булучылар кабул ителергә мөмкин.

Тикшерү, сорау алу (дознание) вазыйфаларына кандидатлар бары тик тәмамланган югары юридик белемгә ия булган очракта гына карала. Калган очракларда урта җитәкчелек составына караучы вазыйфаларга билгеләгән вакытта урта һөнәри, ә кече җитәкчелек составына караучы вазыйфаларга – урта (тулы) гомуми белемгә ия булу кирәк.

Форсаттан файдаланып, Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге полиция хезмәткәрләрен, полиция участок уполномоченныйларын, икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору юнәлеше буенча оперуполномоченныйларны вакантлы вазыйфаларга эшкә чакыра. Хезмәткә кабул иткән вакытта элек эчке эшләр органнарында, дәүләт көч структураларында хезмәт иткән гражданнарга өстенлек бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X