erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Полковник суд утырышында үзен атып үтергән

Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең элекке начальнигы Мәскәүнең Чертанов суды залында суицид кылган.

12 февральдә 13.00 сәгатьтә Русия Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәте транспорт идарәсенең элекке начальнигы, полковник Виктор Свиридов  хөкем карары кабул ителгәннән соң суд залында үз-үзенә ата. Свиридов зур күләмдә янап акча алу маддәсе буенча гаепле дип табылды.

 

Бу маддә  буенча 7дән алып 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса да, Свиридовка нибары 3 ел бирәләр. Тикшерү версиясе буенча,  ул Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең директоры урынбасары Александр Сапожниковтан 10 миллион сум акча янап алуда катнашкан.

 

Сапожников кайчандыр үзенең кулы астында эшләгән хезмәткәр аңардан акча таләп итә дип полициягә гариза яза. Свиридовка каршы җинаять эше ачалар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Виктор Свиридов суд залына награда итеп бирелгән пистолетны алып керә. Хөкем карары чыгарылганчы аңа шәһәрдән чыгу тыела. Гаепләнүченең  суд бинасына ничек корал алып керүе билгеле: полковник суд приставларына хезмәт таныклыгын күрсәтә дә, аны утырышка кертәләр.  Мосгорсудның матбугат сәркатибе Ульяна Солопова сүзләре буенча, Свиридов хөкем карары игълан ителгәч тә суицид кыла.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Mash Telegram-каналы хәбәр итүенчә, полковник Виктор Свиридов яман шеш белән авырган. “Лента.ру” ресурсының хокук саклау органнарындагы үз чыганагы сөйләвенчә, каза күргән Сапожниковтан мәрхүм полковник акчаларны нәкъ дәвалану өчен таләп иткән.

Свиридовның адвокаты Григорий Иванищев  клиентының үзенә кул салуы хөкем карары белән бәйле дигән фикердә. “Авыруы (яман шешнең 4 дәрәҗәсе) һәм наградаларын (ул Чернобыль авариясен бетерүдә катнашкан) исәпкә алып, суд аны шартлы  рәвештә хөкем итәр дигән ышанычта иде Свиридов”, - ди мәрхүмнең адвокаты.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Lenta.ru

Фото: Игорь Иванко, Геннадий Гуляев / «Комме

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Polkovnik-sud-utirishinda-zen-atip-terg-n-119751/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X