erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Помидор һәм бәрәңге сабагын кая куярга? Компостка салырга ярамый...

Чынлыкта, вариантлары күп.

Дөресрәге, компостка бу сабакларны салырга ярый, тик ким дигәндә, өч сезоннан соң гына кулланырга мөмкин - бу вакыт эчендә үлем китерүче гөмбә үләчәк. Үзегез аңлыйсыздыр, 5 чиләк компост өчен өч ел көтәргә кулай түгел. Тик көздән помидор сабагы күп була, алардан арынырга кирәк булачак. Нишләтергә аны? Помидор

Аз кем белә, әмма помидорның яшел сабагы - бик яхшы антисептик. Аны дача бәдрәфенең чокырына салырга һәм корылмадан чыккан күңелсез исләрдән озакка арынырга мөмкин.

Томатлар сабагы салонинга ия, ә бу күп кенә корткычларга агу. Бакчадагы куаклар һәм агачларны корткычлардан помидор сабагы төнәтмәсе ярдәмендә коткарырга була. Тлә, кырмыска, огневка, кишер һәм суган чебене, суалчаннар — барысы да агулы сиптерүләргә түзә алмый. Кайнатма болай әзерләнә: 4 кг сабакка 10 литр су агызып, ярты сәгать кайнатырга. Шуннан соң аны сөзәргә, кайнатмага 1:4 күләмендә су агызырга һәм 40 грамм сыек сабын өстәргә. Иң уңайлысы,  мондый кайнатма 6 айга кадәр саклана — хәтта киләсе елга, язын да кулланырга мөмкин.

Томатлар сабагын ваклап туфракка кышка салырга мөмкин. Моны сәламәт, зыян күрмәгән сабак һәм үсемлек яфраклары белән генә эшләргә кирәк. Киләчәккә: җәен, пасынок үсентеләрен өзү процедурасыннан соң, томат сабакларын азотка бай яшел ашлама әзерләүгә тотарга мөмкин.

Томат сабакларын яндырырга да мөмкин. Әйе-әйе, томатлы сабактан көл агач көленнән начаррак түгел. Аны озак сакларга да була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Помидор сабагын мульчирлаштыру өчен кулланырга ярый, аны кимерүчеләр яратмый.
Бәрәңге

Бәрәңге сабакларыннан көл помидорныкы кебек файдалы.

Компост. Шулай ук, өч елдан да иртәрәк кулланырга ярамый. Бәрәңге һәм помидор сабаклары өчен аерым урын әзерләргә, сабакларны туфрак белән кушарга һәм һәр катламны фитофтордан зарарсызландыру өчен бакыр купорос эремәсе (2-3 ст л.су чиләкләренә) белән сиптерергә.

Бәрәңгенең агуы помидорның яфракларыныкы кебек антисептик. Сәламәт сабакларын алып 600 грамм яңа сабакка 5 литр су  кирәк булачак. 5 сәгать дәвамында төнәтергә. Сиптерер алдыннан эретмәгә кер сабыны өстәргә кирәк. Бәрәңге сабагының агуы җимешләрдә җыелмый, җиләк-җимешне куркынычсыз, ашарга ярый.
http://almet-rt.ru/news/lmt/pomdr-brge

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X