erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Помидорларны фитофторадан фурацилин белән сарымсак төнәтмәсе коткара

Суытып җибәрде. Бу араларда төннәрен һава температурасы 10 градустан да түбәнрәк төшеп китә хәтта. Ә бу ачык туфракта үсеп утыручы помидорлар өчен әйбәт түгел. Әле тагын суык яңгырлар да башланса, үсентеләрдә фитофтора башланасын көт тә тор.

Шуңа күрә тәҗрибәле бакчачылар алдан ук аяк киенергә, ягъни инде үсентеләрне утыртканда ук фитофторага каршы чарасын күрергә тырыша. “Химия”дән шикләнмәүчеләр бу җәһәттән “Хом” препаратын куллана. Хәер, әлләни шикләнәсе дә юк: чөнки, белеп эшләгәндә, үсенте яфраклары һәм помидорлар эченә үтеп керми. Аның белән сезонга биш тапкыр эшкәртергә мөмкин (10 литр суда 40 грамм препаратны эретеп, үсентеләргә бөркисе). Фитофторадан бик яхшы саклый, әмма инде чирләп утырган куакка булышмый.

Фурацилин
Монысы чирли башлаган куакларны сихәтләндереп җибәрү өчен дә бик әйбәт. Әйе-әйе, авыртканда, тамак чайкау өчен кулланыла торган бактерияләргә каршы даруны күп кенә бакчачылар помидорларны фитофторадан дәвалау максатында эшкә җигә. Эремәне бөтен җәй өчен берьюлы әзерләп куярга була. Бактерияләрне үтерү үзенчәлегенә ия булганлыктан, бозылмый ул чөнки. Моный өчен 10 сәдәф даруны порошок хәленә китереп, 10 литр суда эретергә. Эремәне үсентеләргә сезонга өч тапкыр бөркергә: үсентеләр чәчәк атканчы, помидор төшкәч һәм беренче помидорлар өлгерә башлаганчы. Даруның организмга зыяны юк.

Сарымсак төнәтмәсе
Яшелчәнең укларын сындырып алырга вакыт җитте. Менә шуларның берсен дә әрәм-шәрәм итмичә, фитофторага каргы көрәшкә юнәлтеп карагыз әле! Һич тә үкенмәячәксез! 1,5 стакан вакланган ук һәм бер баш сарымсакны 10 литр суга салып, бер тәүлеккә калдырабыз. Эремәне һәр куакка бөркеп чыгабыз. Бу эшне ике-өч атнага бер тапкыр кабатларга иренмәсәгез, җәй дәвамында фитофтораның ни-нәрсә икәнен белмәячәксез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эремчек суы яки кефир (сөт)
Фитофтораны кисәтү, шулай ук үсентеләрне дәвалау максатында да кулланыла. Сөтнең әчегәне-әчемәгәне – теләсә кайсы ярый, шулай да иң яхшысы – эремчек суы. Аны суга 1:1 (яки 1:2 нисбәтендә) кушалар. Кефирга (әчегән сөткә) килгәндә, 10 литр суга бер литр салып болгаталар. Кефир урынына сөт алып, шуңа 20 тамчы чамасы йод тамызырга да мөмкин. Эремәне бераз тотканнан соң үсентеләргә бөркиләр. Файдасыннан кала, бернинди дә зыяны юк – һәр көн саен диярлек томат куакларына бөркергә мөмкин.

Аш содасы
Гадәттәге урыны кухня шкафында булуына карамастан, томатларны фитофторадан саклау өчен дә кулланырга мөмкин. Ярты чиләк суга бер аш кашыгы сода һәм бераз гына сыек сабын (эремә яфракларга ябышып калсын өчен) кушып, үсентеләргә бөркиләр. Юу эшне һәр атна саен яки яңгырдан соң башкару әйбәт.

https://vatantat.ru/2020/06/27423/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X