erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Помидорны үз согында тозлыйбыз

Ярылган помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сок әзерләргә була.

Бакчада кызарып помидорлар пешә. Аларның кайберләре шартлап ярыла да башлады. Андыйларны ташларга ашыкмагыз, бик тәмле сок әзерләргә була. Әгәр помидорны үз согында тозласаң, табынның уртасына куярлык матур һәм тәмле ризык була.

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлы банкаларга каты тышлы, ярылмаган, уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз (1 литрлы банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннары суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз.

Ә ул болай әзерләнә: нык пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндәрәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле 5 борыч, 6 дәфнә яфрагы, 3 канәфер, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм, барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.

Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.
Фото: lubymye-recepti.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Pomidorni-z-sutinda-tozliybiz-386551/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X