erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пөшәңгәрдә бердәм халык

Бөтен авыл халкы белән бергә

Пөшәңгәр авылы халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп эшләр башкарылган.

Махсус хәрби операция барган зонадагыларга гуманитар ярдәм җибәрүгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр, балалар да актив кушылган.

Без Пөшәңгәр күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева белән сөйләштек.

– Бу эштә өлкәннәр дә, яшьләр дә бик актив катнаша. Балалар посылкаларга салып солдат абыйларына җибәрү өчен рәсемнәр ясый. Аннан авыл халкы киемнәр, азык-төлек һәм башка беренчел кирәк әйберләр җыя. Аларны барлап, аерып тутыруда да 4-5 сыйныф укучылары ярдәм итә. Үзебезнең үзәктә “Дуслык” бию коллективы эшли. Анда йөрүче балалар да бик теләп килә.

 – Күбрәк нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Күбрәк маскировка өчен сетка үрәбез. Бик күп үрдек инде. Материалларын алу өчен авылдашлар акча бирә. Җәен Сабантуй уздырмыйча сеткага материаллар алырга дип 100 мең сум акча җыйдык. Быел 23 февральгә эшләп җибәрдек. Шулай ук авыл халкы ярдәме һәм тырышлыгы белән. Купфункцияле үзәк җитәкчесе Розалия Әскәрова белән киңәшләшеп эшлибез. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә авылдашларның берсе дә каршы килми, шунда ук килеп җитә. Рәхмәт аларга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Материалларны кайдан аласыз?

– Заказ бирәбез. Интернет кибетләрдән. Башка кибетләрдән дә алабыз. Кешеләр өйләреннән дә алып килә. Аннан минем бертуган энем Илнур да махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Аңа бик булыштык. 227 литрлы бочкалар, машинага запас частьлар һәм башка ул сораган бик күп әйберләр алып җибәрдек. Уртак көч белән.

– Шәмнәр дә ясый башлагансыз икән?

– Әйе. Башта авыл халкы ярдәме белән калай савытлар тупладык. Алар хәзер берсен дә ташламый, күпфункцияле үзәккә китерә. Хәтта читтә яшәүче авылдашлар да кайтара. Көзге якта бер партия ясаган идек инде. Авыл яшьләре белән. Ул вакытта әле өйрәнү кебек кенә булды ул. 75 шәм җибәрдек. Хәзер менә 170тән артык окоп шәме эшләдек. Боларын өлкәннәр белән. Мәчеттә. Чөнки аның өчен газ плитәсе кирәк, ә күпфункцияле үзәктә шәм ясау өчен андый мөмкинлек юк. Мин үзем Казан, Арча волонтерлары белән элемтәдә торам. Казан волонтерлары ярдәме белән парафин алдык.

– Ясаган әйберләне ничек урнаштырасыз?

– Монда безгә Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов булыша. Ул аларны Арчага волонтерларга илтеп бирә. Киләчәктә токмач җәеп кисүне плнлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X