erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Президент Республика халкын бәйрәм белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле Татарстанлылар!

Республика Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, шәхсән үзем сезне иң зур әһәмияткә ия булган дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. Бу тантана ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күпмилләтле Россиянең һәм газиз республиканың  традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләнгән барлык татарстанлыларны берләштерә...

Кадерле дуслар!

Татарстан узган бер гасырлык юлның йомгаклары барлык казанышларна иҗади тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешүебезне раслый. Республикабызның төзелүенә һәм үсешенә өлеш керткән һәр буынга, һәрбер татарстанлыга олы рәхмәтебезге һәм ихтирамыбызны белдерәбез.Уңганлык, төпле фикер йөртү, үз көчебезгә ышану безне яңа үрләргә өнди, кыюлык таләп итә торган, уңыш китерәчәк бурычларны хәл итәргә, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ихластан сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, күңел күтәренкелеге һәм барлык уй- ниятләрегезнең чынга ашуын телим.

Татарстан Республикасы Көне котлы булсын!

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X