Президент Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле Татарстан нефтьчеләре! Кадерле ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Безнең республика өчен Нефтьче көне аерым әһәмияткә ия, ә нефть сәнәгате тарихы хәзерге Татарстанның 100 еллык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Зур нефтьне үзләштерү республиканың гына түгел, бөтен илнең сәнәгатен торгызуга һәм үстерүгә көчле импульс бирде.
100 еллыгы һәм «Татнефть» компаниясенең 70 еллыгы елында тармак ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Нәкъ менә алар, Татарстанның киләчәк уңышларына нигез салып, нефть тармагын фидакарь хезмәтләре белән булдырдылар.
Бүген Нефть сәнәгате – ул заманча, югары технологияле, инновацион тармак, безнең республика һәм бөтен Россия икътисадының нигезе, гражданнарның иминлеге нигезе. Нефть-газ тармагын үстерү Татарстан нефтьчеләренә башка юнәлешләргә дә – нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше кебек өлкәләргә зур акчалар кертергә мөмкинлек бирә. Татарстанның социаль өлкәсенә, республиканың шәһәр һәм районнарын төзекләндерүгә керткән өлешегез аерым игътибарга лаек.
Вакыт безнең алга яңа бурычлар, яңа таләпләр куя. Зур тәҗрибә, фәнни һәм технологик потенциал, югары профессиональлек Татарстан нефтьчеләренә барлык сынауларны уңышлы үтәргә һәм алардан тагын да көчлерәк, нәтиҗәлерәк һәм бердәмрәк булып чыгарга ярдәм итәр дип ышанам.
Намуслы хезмәтегез, туган республикабызны үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, иминлек телим!
Бәйрәм белән
Тулырак: http://bugulma-tat.ru/news/news/rstm-minekhanov-tatarstanlylarny-neft-m-gaz-sngate-khezmtkrlre-kne-beln-kotlady
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев